7 сентябрь 2014 яңалыклары
-
“Тылсым” хезмәткәрләре яшь хокук бозучылар белән очрашып сөйләште
"Тайпылма" программасы кысаларында "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы балигъ булмаган хокук бозучылар һәм тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашып сөйләшү уздырды. Әлеге чарада катнашучыларга коллаж ясарга тәкъдим ителгән иде. Укучылар бик теләп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Шулай ук бу көнне психолог тарафыннан да киңәшләр...
-
Сүз белән дә рәнҗеттеләр, башкарган хезмәтемне дә киметеп күрсәттеләр
Авылдан килеп, Кукмара фабрикаларының берсенә яңа гына эшкә урнашкан вакытлар. Кызлар белән тулай торакка кайтып киләбез. Ерактан ук чегән хатыннары миңа таба бармак төбәп: "Кызым, син бик авыр тормышлы кыз икән, нык бул, кадерлем. Мин синең үткән һәм киләчәк тормышыңны әйтеп бирәм, бер сум акча бир, жәлләмә, кызым, акча алмасам...
-
Манзарас авылында төшерелгән “Ломбард” фильмын 11 сентябрьдә Казанда карап булачак
Якташларыбыз, әтиле-уллы Заһид Мәхмүди һәм Фәнис Камал тарафыннан Манзарас авылында төшерелгән "Ломбард" фильмын 11 сентябрьдә Казанның "Халыклар дуслыгы" йортында( Павлюхин урамы, 57) карап булачак. Әлеге иҗат эше "Алтын Мөнбәр" Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Татарстаннан бердәнбер нәфис фильм буларак күрсәтеләчәк. Башлана 15.00 сәгатьтә. Рәхим итегез! фото: http://www.kzn.ru/news/%D0%9E%D0%B1%D1%89%D0%B5%D1%81%D1%82%D0%B2%D0%BE?page=100