31 август 2014 яңалыклары
-
Поч.Сутер мәктәбе үзенең икенче яшьлеген кичерә (+фото)
Поч.Сутер урта мәктәбенә дә быел капиталь ремонт ясалды. Бүген белем йорты үзенең ишекләрен ачты. Тантанада катнашкан укучыларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов, "Промкомбинат" җәмгыятенең генераль директоры Расих Шакиров, мәктәп директоры Леонид Михайловлар котлады. Укучыларга әлеге мәктәптә тырышып укырга, булганны саклап тотарга кирәк.
-
Янил мәктәбе укучылары быел капиталь ремонт ясалган мәктәптә укыячаклар (+фото)
Янил урта мәктәбе капиталь ремонттан соң бүген үзенең ишекләрен ачты. Укучыларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде. Шулай ук Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, "Техстрой" җәмгыятенең генераль директоры Ринат Ваһапов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Андреев, мәктәп директоры Равил Зариповлар да үзләренең...
-
Унбер райондашыбызга “Татмедиа” җәмгыятенең махсус бүләкләре тапшырылды
2014 елның икенче яртыеллыгына газеталарга язылучылар арасында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте "Газета-журналларга языл һәм бүләк от!" дигән конкурс оештырган иде. Әлеге конкурста кукмаралылар да актив катнашты. Иң күп газета-журналларга язылган унбер кешегә "Татмедиа" җәямгыте бүләкләр әзерләде. Менә алар бүләкләнүчеләр: Радик Исламов Ленара Гыйбадуллина Зөлфия Нәбиева Гөлсинә Фәйзрахманова Наилә Хәбибуллина Хәтмулла...
-
Кукмарада бәйрәм концерты булды (+фото)
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Республика көне уңаеннан зур бәйрәм концерты булды. Район үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең җыр-биюләрен һәркем яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде. Район халкын, кунакларны район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин бәйрәм белән тәбрикләде, үзенең иң җылы, иң матур теләкләрен җиткерде.
-
Кукмара районында быел беренче сыйныфка 612 бала керә
1 сентябрь көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә яңа уку елы башлану - Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак. Беренче дәрес исә "Минем кече Ватаным" дип атала. Яңа уку елында Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка барачак, шул исәптән Казанда - 11222. Кукмара районында исә быел 612 бала мәктәп бусагасын...