20 август 2014 яңалыклары
-
Польшадан җиләк-җимеш кертү вакытлыча чикләнә
Якын арада кибет киштәләрендә Польшаның груша, алма, айва, чия, черешня, абрикос, шәфталу(персик), слива, нектарин, терн кебек җиләк-җимешләрен, төсле һәм кәчәнле кәбестә һәм башка яшелчәләрен күреп булмаячак. Бу хәл 1 августтан Россиягә әлеге илнең үсемлекчелек продукциясен кертүне чикләү белән бәйле. Соңгы вакытларда "Россельхознадзор" Польшадан үсемлек продукциясен керткәндә Россия һәм халыкара фитосанитар...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Люда Михайлова "Кабатланмас мизгел" бәйгесенә берсеннән-берсе матур ике фоторәсем юллаган:
-
Боз сараенда эшләүче Илдусның кулына эш ябышып тора
Берничә ел элек редакциябездә җылылык системасы алыштырылды, ягъни искергән батарея һәм торбалар урынына яңалары куелды. Әмма бүлмәләргә җылылык килми генә бит. Берничә белгечне чакырып карасак та, сәбәбен тапмадылар. Боз сараенда электр белән эретеп ябыштыручы Илдуска әйтергә кирәк, дип киңәш бирде кемдер. Рәхмәт яугыры, үз эшенең остасы икән: озак та маташмады,...
-
Кукмара үзәк почтасы мәктәп ярминкәсе оештыра
Мәктәпкә барырга безнең белән бергә әзерлән! 21 августта Кукмара үзәк почтасы бинасына мәктәп ярминкәсендә катнашырга чакырабыз. Канцелярия товарларын киң ассортиментта тәкъдим итәбез. Һәр сатып алучыга бүләк - печенье белән бер чынаяк кайнар чәй. http://freelance.ru/users/aelina/?work=510210
-
"Ялкын"да мини-футбол турниры узачак
23 августта Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында Рамил Әхтәмов истәлегенә район командалары арасында мини-футбол буенча турнир үткәрелә. Башлана. 8.30 сәгатьтә. фото: http://minsksport.by/ru/anons/view/fotball_290/t_id/1
-
Зур Сәрдек китапханәсе 100 мең сум премиягә ия булды
Республикада икенче ел рәттән авыл җирлегендә урнашкан мәдәният учреждениеләре арасында еллык нәтиҗәләр буенча акчалата бүләкләү конкурсы үткәрелә. 100 мең сум күләмендәге әлеге премиягә Зур Сәрдек авылы китапханәсе (китапханәче - Наилә Шакирова) лаек булды. Узган ел бу бүләк Ош.Юмья авылы китапханәсенә бирелгән иде. Премия китапханә фондын тулыландыруга һәм материаль базаны яхшыртуга...