19 август 2014 яңалыклары
-
Кукмарада скутерчы машинага бәрелгән: зыян күрүче бар
Агымдагы елның 16 августында, көндезге сәгать өчләр тирәсендә, "Патрон" скутерында хәрәкәт иткән 18 яшьлек егет ВАЗ-2114 автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә скутер пассажиры - 17 яшьлек Кукмара егете төрле тән җәрәхәтләре ала. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, скутер белән идарә иткән егетнең транспорт йөртү таныклыгы булмый. Ул тиешле...
-
"Татар аш-суы серләре" тапшыруында Кукмара музее директоры Ләбүдә ханым борай бәлеше әзерли
"Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы аша эфирга чыгучы "Татар аш-суы серләре" дигән тапшыруда районыбызның "Туган якны өйрәнү" музее директоры Ләбүдә ханым Әхмәтшина катнашкан иде. Ләбүдә ханым алып баручы белән берлектә борайдан вак бәлеш әзерләде. Программаны 23 августта шимбә көнне иртәнге сәгать унда кабатлап күрсәтәчәкләр.
-
“Кабатланмас мизгел” фотолар бәйгесе
Безнең нәни чебиләребез серләшә: -Карале, кызый, минем стрелкаларым матур сызылганмы? Йолдыз КАМАЛИЕВА
-
Районыбызда игеннәрне урып-җыю кызу темплар белән бара
Урак эшләренең сыйфатына контрольлек итүче комиссия шушы көннәрдә "Әсәнбаш" агрофирмасында булып кайтты. Бүгенге көндә биредә арпа уңышы җыялар, һәр гектардан уртача 25 центнер бөртек суктырыла. Арыш тулысынча җыеп алынган, аның һәр гектары 20 центнер уңыш биргән. Ындыр табагына кайткан ашлык тулысынча эшкәртелеп барыла. Көзге чәчү өчен орлык хәзерләнә. 2000 гектарда...
-
Кукмарада алтынчы спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды (+фото)
Волейбол һәм баскетбол уеннары өчен корылган әлеге мәйданчык "Зилант" спорт мәктәбе бинасы артында төзелде. Универсиада корылмаларын төзүдә актив катнашкан өчен Татарстан Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан бүләк ителгән әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Моңа кадәр ачылганнарында да иртәдән кичкә кадәр яшьләр өзелми. Мәйданчыкны ачу тантанасында район...
-
Княгорда яшәүче Сәлимә апа Искаковага 90 яшь тулды
90 яше тулу уңаеннан Княгор авылында яшәүче Сәлимә Искакованы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Гайнетдинов җылы тәбрикләделәр. Озак еллар күмәк хуҗалыкта, берничә ел мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләгән, җиде бала үстергән, ун оныгы, ун оныкчыгы булган ветеранга Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын, район башлыгының Рәхмәт...