15 июль 2014 яңалыклары
-
Кукмара автомәктәбендә быел 336 кеше укыган
Кукмара автомәктәбендә үткән яртыеллыкта 336 райондашыбыз укыган. Шуларның 145е - җиңел машина, 18е - йөк машинасын, 71е прицеплы машина йөртергә өйрәнгән. 46 егет шофер һөнәрен хәрби комиссариат аша үзләштергән. Автосыйныфларда 56 укучыга белем бирелгән. фото: http://findcoupon.ru/d/30291/
-
Кукмара гимназиясенең яшь геологлары кыр олимпиадасында катнашты
Казанда геология буенча беренче республика кыр олимпиадасы узды. Әлеге чарада Кукмара 1нче гимназиясе дә катнашты. Укучылар күптөрле конкурс һәм ярышларда көч сынаштылар, җиңү яуладылар. фото: http://orskayayashma.ru/
-
"Тукай"да комбайннар парады узды (+фото)
Тукай" агрофирмасында урып-җыюга хәзерлек уңаеннан комбайннар парады үткәрелде һәм терлекчелек тармагының 6 айлык нәтиҗәләренә йомгак ясалды. -Үстерелгән игеннәрне югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алу, көзге чәчүгә җирне, терлек азыгы әзерләү, халыкка печән тарату, һәм башка мәсьәләләр һәр җитәкченең көндәлек күзаллавында булырга тиеш. Шул ук вакытта фермаларны кышкы сезонга әзерләү, терлекчелек өлкәсендә...