24 июнь 2014 яңалыклары
-
"Нараткай" лагеренең беренче сменасында 85 бала ял итә
"Нараткай" балаларны сәламәтләндерү лагере 15 июньдә үз эшчәнлеген башлап җибәргән иде. Бүгенге көндә беренче сменада барлыгы 85 бала ял итә. Алар лагерьда 2 июльгә кадәр булачаклар. Балалар төрле спорт, күңел ачу чараларында катнашалар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп ял итәләр. "Нараткай"да әти-әниләр өчен әзерләнгән концерт та бик матур һәм күңелле, истә калырлык...
-
27 июньдә Аман-Оштырмада мәчет ачыла
27 июньдә, 11 сәгатьтә Аман-Оштырма авылында мәчет ачу тантанасы була. Барлык дин кардәшләребезне, читтә яшәүче авылдашларыбызны тантанага көтеп калабыз.
-
"Тылсым" һәм "Шәфкать"тә Сабантуйлар узачак
26 июньдә "Тылсым" социаль яклау үзәгендә, 27 июньдә "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә сабантуйлар үткәрелә. Башлана 10 сәгатьтә.
-
Кукмара районында бүгенге көнгә ике мең тоннадан артык печән хәзерләнгән
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча ике мең тоннадан артык печән хәзерләнгән, 8 мең 500 тонна сенаж салынган. Яфраказык туплау өчен дә хәзер иң кулай вакыт. Бу эшкә оешма-предприятие коллективлары да җәлеп ителде. Уртак тырышлык белән 50 мең пар миллек...
-
Өркеш авылының Яппар бабай чишмәсе янында бәйрәм оештырылды (+фото)
Өркеш авылында өр-яңадан төзекләндерелгән Яппар бабай чишмәсе янында авыл халкы җыелып бәйрәм итте. Чишмә өен Яппар бабайның оныгы, "Татавтодвор" җәмгыяте хуҗасы Васил Яппаров төзеткән. Әлеге изге эшкә авыл халкы да үз көчен керткән. Чишмә бәйрәменә ак яулыклы әбиләр дә, сабыйларын иярткән яшь әниләр дә килгән иде. Бу сөенечле чара изге...
-
Районыбыз укучысы “Татарстан Эрудиты” бәйгесеннән лауреат исеме алып кайтты
Кукмара өченче урта мәктәбе укучысы Булат Гыйниятуллин Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә узган "Татарстан Эрудиты - 2014" конкурсында лауреат исеменә лаек булды. фото: http://www.bugulma.ws/news/67