Уку белән спорт янәшә
Мин күппрофильле лицейда 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң укуымны Саба районының Икшермә кадет интернат-мәктәбендә дәвам иттем. Сыйныфыбызда 11 укучы укый. Төрлебез төрле районнардан: Кукмара, Әтнә, Теләче, Мамадыш һәм Нократ Аланыннан булсак та, бик дус яшибез.
Сыйныфыбыз белән спортны яратабыз, барыбыз да спорт түгәрәкләренә йөри, бәйгеләрдә актив катнаша. Туризм түгәрәгендә шөгыльләнүче Тимур...