Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә язгы кыр эшләре барышы, төзелеш тармагында дәүләт программалары нигезендә балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, полиция участок йортлары, Зур Кукмарада мәдәният йорты төзелешен, мәктәпләрне капиталь төзекләндерүне дәвам итү турында сөйләшенде. Җиңү бәйрәменә, балаларның җәйге ялларын оештыруга хәзерлек, поселок һәм авылларны төзекләндерү эшләре буенча да төгәл...