Кукмарада язгы кыр эшләре бара
Районның барлык хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләре башланып китте. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру, уҗым басуларына ашламалар кертү, туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 1500 гектарда күпьеллык үләннәр, 2500 гектарда уҗым культуралары өстәмә сый алган, 300 гектарда...