Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин православие динендәге кукмаралыларны Пасха бәйрәме белән котлады
-Сезне ихлас күңелдән Бөек пост тәмамлану һәм куанычлы бәйрәм - Христосның яңадан туу көне белән тәбрик итәм, - диелә котлауда. -Христианнар өчен Пасха "бәйрәмнәрнең бәйрәме" һәм "бар көннәр патшасы" ул. Пасха бәйрәме яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерә, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгыта. Православие дине йогынтысында...