15 апрель 2014 яңалыклары
-
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында “кайнар линия” эшли
2014 елның 1 октябренә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары һөнәри белем бирү йортларына кабул итү кампаниясе сораулары буенча "кайнар линия" эшлиячәк. 8-495-539-55-20 (эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин) Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/287641.htm фото: http://pda.to62.rosreestr.ru/news/3935172/
-
“Яшел ут” республика конкурсында “Миләшкәй” бакчасы өченче урынны алды (+фото)
Алабугада республиканың мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре арасында балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтүгә багышланган "Яшел ут" конкурсының финал ярышлары үтте. Бу конкурсның төп максаты балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру иде. Конкурс финалы кысаларында семинар-киңәшмәләр үтте. Шулай ук бу көнне инспекторлар, Татарстан юл хәрәкәте иминлеге фонды дирекциясе филиаллары җитәкчеләре, мәктәпкәчә тәрбия...
-
Кукмара: ике мари яки горур таулар илеме?
Кукмара атамасы тарихи чыганакларда, белешмәләрдә шактый очрый. Казан өязе теркәү кенәгәсендә (писцовая книга) (1602-1603) Кукмара өяз үзәге буларак беркетелеп калган. Торак пунктлар бүген барлыкка килеп, икенче көнне үк тарихи чыганакларга теркәлмиләр бит. Кукмара атамасының шул елларда ук тарихи чыганакта ныгып калуы аның бу саннардан шактый алдарак оешканын дәлилләп күрсәтә. 1923...
-
Гер күтәрү буенча Татарстан беренчелегендә кукмаралылар уңышлы чыгыш ясады
Зәйдә 1990-95 елда туган яшүсмерләр арасында гер күтәү буенча Татарстан беренчелеге үтте. Кукмараның күппрофильле лицей укучылары (тренерлары Ленар Хаҗиев) Мурат Йосыпов - беренче, Кәрим Мөхәммәтшин дүртенче урыннарны яуладылар. фото: http://www.lib.sibsport.ru/www/sibsport.ns
-
Райондашыбыз “Ана даны” медале белән бүләкләнде
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында төрле белгечлек һәм һөнәр вәкилләре: табиблар, производство хезмәтчәннәре, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бар. Районыбыздан 5 бала анасы Гөлнара Ибраһимова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда ирешкән...