Райондашыбыз “Ана даны” медале белән бүләкләнде
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында төрле белгечлек һәм һөнәр вәкилләре: табиблар, производство хезмәтчәннәре, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бар. Районыбыздан 5 бала анасы Гөлнара Ибраһимова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда ирешкән...