“Урал” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды (+фоторепортаж)
Әйе, механизаторлар, игенчелек тармагы белгечләре өчен көнне төнгә ялгап эшләр чак җитте. Йоклап ятып, кулай вакытны кулдан ычкындырсаң, көзгә амбарың буш булачак.
Ураллыларның, елдагыча, җиңнәре сызганулы - машина-трактор паркын тутырып тезелгән техника басуга чыгарга команда бирелгәнне генә көтә. Хәер, аларның "Туман" агрегаты ел саен башкаларга караганда 4-5 көн алдан кырда...