10 апрель 2014 яңалыклары
-
“Куба халкын “Күбәләк”не җырларга өйрәттем”, - ди райондашыбыз Мөнир Галимҗанов
Мәскәү-Ирландия-Куба... Күкшел авылында яшәүче Мөнир Галимҗанов һава юллары аша шундыйрак маршрут кичә. 57 яшендә аңа ике Америка арасында урнашкан Кубага эшлекле сәяхәт кылырга туры килә. Шулкадәр ерак юлларны кичеп кайткан райондашыбызның тәэсирләрен сорашмыйча кала алмадык. -Мөнир абый, декабрьдә Казан аэропортындагы авиаһаләкәттә 50 кешенең гомере өзелеп, әлеге вакыйгалардан соң берничә көн...
-
Кукмарада бер ана кызына алимент түләмәгән
Прокуратура балигъ булмаган балаларга алиментлар түләүнең үтәлешен тикшерде, диелгән прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов хәбәрендә. Тикшерү барышында О.ның кызы өчен алиментларны тиешенчә түләмәве, нәтиҗәдә 138 мең сумга якын бурычы җыелуын ачыкланган. О.га карата административ хокук бозу турында эш ачылып, балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелгән....
-
Сүздән ботка пешереп тә, өй салып та булмый - моңа ирешү өчен эш кирәк
Тормыш кайнап торган районыбыз белән кызыксынучылар, бигрәк тә моның сәбәбен ачыкларга тырышучылар һич кимеми. Узган атнада да эшлекле визит белән Башкортостан Республикасының Чишмә районы җитәкчеләре булып китте. Алар сәнәгать предприятиеләрендә, "Урал", "Восток", Вахитов исемендәге хуҗалыкларда, социаль-мәдәният объектларында, мәктәпләрдә булып, төрле тармаклардагы эшнең торышы белән таныштылар. Кунаклар үзләре дә төшеп калганнардан...
-
Кукмаралылар капчыкта да гөмбә үстерә (+фото)
-Их, кайчан көз җитәр инде! Яңа җыеп алынган гөмбәне кыздырып ашыйсым килә. -Нигә көзне көтәргә? Үз хуҗалыгында гөмбә үстерүче гаиләне беләм мин. Уңышын җыя башлаганнар инде. Кибеттә ике хатын-кызның шулай сөйләшүен ишетеп, сүзнең Илдар Манапов крестьян-фермер хуҗалыгы турында барганын белдем. Гөмбәләр кышын һәм иртә язда ничек үсә ала икән соң?...
-
Кукмара гимназиясенең алтын бөртеге 11 сыйныфта укый
Кукмара 1нче гимназиясенең иң уңган, иң булган, иң сәләтле укучыларының берсе Зөлфия Минимуллинаның уңышлары санап бетергесез: укуда да, сыйныфтан тыш эшләр, хәрби-спорт чаралары - һәммәсендә беренче! "Рус теле һәм әдәбияты юнәлеше"ндәге тырышлыклары өчен ике ел рәттән район башлыгының стипендиаты булды, узган ел "Талантлы балалар" Халыкара еллык энциклопедиясенә дә кертелде. Ә...
-
Реклама элгәнче рөхсәт алырга кирәк
Эшмәкәр Д.ның, җирле үзидарә органнары белән килешенмичә, район Башкарма комитеты рөхсәтеннән башка, Кукмара поселогының Ленин урамындагы 19 йорт стенасына реклама элмәтактасын куйганын ачыкладык. Аның шул рәвешле үз сәүдә ноктасында сатыла торган умартачылык продуктларын рекламалавы административ хокук бозу дип бәяләнде һәм бу эш турындагы материаллар республиканың Арбитраж судына җибәрелде, дип хәбәр...