6 апрель 2014 яңалыклары
-
Сазтамакта яшәүче Рашидә апага 90 яшь тулды (+фото)
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Сазтамак авылында яшәүче Рашидә апа Имамиеваны 90 яшьлек олы юбилее белән котлап, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева һәм җирлек башлыгы да котлады.
-
Безнең гаилә бик дус, ди 4нче сыйныф укучысы Диана Усманова
Без гаиләдә биш кеше: әтием Азизбек, әнием Татьяна, сеңлем Риана, абыем Руслан һәм мин. Сеңлемә бер яшь кенә булса, абыема инде 18 яшь, ул Нократ Аланында техникумда укый. Миңа ун яшь, мәктәптә гел "бишле" билгеләренә генә укыйм. Дәрестән соң бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытта әти-әнигә булышам. Яз көне без бергәләп...
-
Интернет-кибеттән киемнәр алучыларга кайбер киңәшләр
Эльвира, Кукмара: -Киемнәрне мин, гадәттә, Интернет-кибеттән алам. Заказлар почтага килә. Киеп карап алмагач, үлчәмнәре туры килмәскә мөмкин. Берничә тапкыр "авызым пешкәч", дөрес итеп сайларга өйрәндем. Әйтик, вискозадан эшләнгән кием-салымның, курыкмыйча, бер-ике үлчәмгә кечерәген җибәрергә кушсаң отасың, чөнки ул соңыннан сузылып зурая. Киҗе мамык тукымадан тегелгән, трикотаж, бәйләнгән киемнәр, югач, киресенчә,...
-
Районыбызның ике укытучысы Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесендә катнашты
Казанда "Туган тел" Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесе узды. Конкурста Лельвиж мәктәбенең удмурт теле укытучысы Людмила Андреева, 4нче мәктәпнең татар теле укытучысы Лилия Гаяновалар катнашып, "Иң гыйлемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы" һәм "Үз фәнеңә тугрылык" номинацияләрендә җиңү яуладылар. фото: http://www.bgshop.ru/Details.aspx?id=100101119
-
Бирде тормыш кирәкне
Кукмараның итек фабрикасында яңа гына эшли башлаган чагым. Әти-әни исән булса да, "әти" дигән сүзне әйтеп үсәргә насыйп булмады. Мамадыш районының Козгынчы авылыннан булган әти бер яшьтә безне ташлап чыгып киткән. (Бәлки бүгенге көндә дә исәндер). Әти эчеп кайткан саен әнине кыйнаган, әни гомере буе дәваханәдә ятты, аннан калган гомерен...