Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 24 март 2014 яңалыклары

    • 24 март 2014 - 13:00
      Районыбыз укучылары рус теленнән БДИ биреп карады
      Бүген, 24 мартта, районыбыз мәктәпләренең 380 унберенче сыйныф укучысы рус теле фәненнән Бердәм дәүләт имтиханы биреп карады. Имтиханнар күппрофильле лицейда һәм Манзарас урта мәктәбендә үтте. Кукмара районының Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координаторы Алия Шәймарданова сүзләренә караганда, имтиханнар тыныч, тәртип бозуларсыз узган. фото: http://vodka-poltava.at.ua/load/vse_dlja_cs_1_6/raznoe/egeh_po_russkomu_jazyku_i_matematike_2012/17-1-0-1911
      300
      0
      0
    • 24 март 2014 - 12:00
      Пычак баеның оныгы Чиләбедә яши
      Туган илсез кеше - урмансыз былбыл, диләр. Чиләбедә яшәүче якташыбыз Равил Гыйбадуллинның да күңел халәтен шулайрак тасвирлап булыр иде. Тумыштан Чиләбедә яшәвенә карамастан, ул әти-әнисе, әби-бабасының кендек каны тамган җирләрен милли ватаны дип саный. Тамырлары белән кызыксына, нәселен барлый. Равил Гыйбадуллин турында мин Пычакка баргач ишеткән идем. Равил әфәнденең бабасы...
      298
      0
      0
    • 24 март 2014 - 10:59
      Нырьяда узган чаңгы ярышында 75 яшьлек бабайлар да катнашты (+ фото)
      Нырья урта мәктәбе базасында чаңгыда 1 сәгать дәвамында узышу буенча төбәкара ачык ярыш булды. Анда кукмаралылардан тыш, Балтач, Вятка Аланы шәһәре чаңгычылары - барлыгы 61 спортчы катнашты. Чаңгычыларның иң олысына 75 яшь булса (Вятка Аланыннан), иң кечесенә 9 яшь (Нырья мәктәбеннән) иде. Иң мөһиме- ярышлар дәвамында бер генә кеше дә...
      347
      0
      0
    • 24 март 2014 - 10:00
      Олыязда “Әфганстан-йөрәк ярасы” дигән кичә узды
      Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү 1979 нчы елның декабрендә башланып, 1989 нчы елда бу гаскәрләрне аннан чыгару белән тәмамлана. Бу куркыныч көннәр ерагая, истәлекләр тоныклана, әфганчыларның да саны кими бара. Бу бик күпләрнең йөрәгенә авыр төш булып утырган вакыйгаларны, дәһшәтне үз йөрәкләре аша кичергән ир-егетләрне, аларның әти-әниләрен без онытырга тиеш түгел....
      400
      0
      0
    • 24 март 2014 - 08:42
      Кибеттә бушлай бирмиләр
      Район прокуратурасы 28 яшьлек райондашыбыз Юлия Альмановага карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты, дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова. Үткән елның декабрендә Юлия Альманова "Тандер" ябык акционерлык җәмгыятенә караган "Магнит" кибетеннән бәясе ике мең сумнан артыграк азык-төлек, аракы һәм башка әйберләр урлап чыкканда тотылган. Бу кырын...
      336
      0
      0
    • 24 март 2014 - 07:37
      Мәктәп ашханәләрендә ризык тәмле дә, туклыклы да булырга тиеш
      Танышым Сәвия ханым Афанасьеваның улы җиденче сыйныфта укый. Көн саен мәктәптән: "Әни, ашарга нәрсә бар?" - дип кайтып керә икән. -Югыйсә, чәйлек акча да биреп җибәрәм үзенә, - ди ул. - Аның бит үсә торган чагы, бу яшьтә яшүсмерләрнең гел ашыйсылары килеп тора. Малайлар хәрәкәтчән дә бит: йөгереп, сикереп тә...
      367
      0
      0
    • 24 март 2014 - 06:14
      Укучыларның язгы каникуллары башланды
      Районыбыз укучылары язгы каникулларга чыкты. Бер атна дәвамында районның һәр мәктәбе, мәдәният, спорт, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә төрле кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар үтәчәк. Укучылар актив булырлар, ялларын файдалы итеп уздырырлар, дип ышанабыз. Юлларда да игътибарлы һәм сак булу сорала. Юл аша җәяүлеләр юлыннан гына чыгарга, светофор төсләрен дә истән чыгармаска...
      283
      0
      0
    • 24 март 2014 - 05:16
      Кукмарада "Игътибар - балалар" акциясе бара
      Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Укучыларның язгы каникуллары чорына туры килүче әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барышында ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларны аеруча нык контрольгә алачак. Юлны тиешсез урыннан, светофорның кызыл утына чыккан укучыларга махсус карточкалар...
      0
      0
      0
    • 24 март 2014 - 04:16
      Сәрдекбаш мәктәбендә "Нәүрүз" бәйрәме узды (+фото)
      Районыбызның Сәрдекбаш урта мәктәбендә "Нәүрүз" бәйрәме оештырылды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, җыр-биюләр, спорт уеннары белән үрелеп барды.
      297
      0
      0
    Реклама