Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 6 март 2014 яңалыклары

    • 6 март 2014 - 12:20
      Дүртенче сыйныф укучысы Бөтенроссия олимпиадасында катнашты
      Кукмара 4нче мәктәбенең 4 "Б" сыйныф укучысы Гүзәл Исмәгыйлева математикадан республика олимпиадасының зона этабында җиңүче булды. Гүзәл Казанда узган Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында да катнашты.
    • 6 март 2014 - 11:20
      Починок Сутерда яшәүче Гильмаз Усмановага - 90 яшь
      Починок Сутер авылында яшәүче Гильмаз Усманова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны бәйрәм белән котлап мәктәп директоры Леонид Михайлов үзенең һәм район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләген тапшырды.
    • 6 март 2014 - 10:20
      Иске Юмьяда кышны озаттылар
      Иске-Юмья авылында "Масленица" - Кышны озату бәйрәме узды. Әлеге уңайдан авыл китапханәсендә дә бу борынгы бәйрәмне билгеләп үттеләр. Биредә балалар өчен төрле уеннар, конкурслар, викториналар оештырдылар. Китапханәдә яз, масленица темаларына китап күргәзмәсе күрсәттеләр. Бу көнне шулай ук авылда Масленица бәйрәме традицияләре буенча белен пешерү, чәйләр эчү, чанада шуулар һәм карачкы...
    • 6 март 2014 - 09:20
      Тинчурин артислары кукмаралыларга "Туй алдыннан" дигән моңсу комедия тәкъдим итте (+фото)
      Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры драматург Хәй Вахит әсәре буенча "Туй алдыннан" моңсу комедиясе белән район Мәдәният йортында булып китте. Спектакльне тамаша кылырга районыбызның төрле авылларыннан, мәктәпләреннән дә җыелганнар иде. Төп рольләрне театр сәнгатенең танылган йолдызлары Рөстәм Гайзуллин, Ирек Хафизов, Гүзәл Гайнуллина, Гөлназ Нәүмәтова, Зөләйха Хәкимҗанова,...
    • 6 март 2014 - 07:58
      Кукмараның мәктәп укучылары чит телдә дә өздереп җырлый
      Вятка Аланының күппрофильле лицеенда төбәкара чит телләрнең музыкаль-поэтик фестивале узды. Әлеге чарада кукмаралылар да актив катнашты. Кукмара 4нче мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Зарина Әхмәтҗанова һәм Айгөл Хөснетдиновалар үзләренең инглиз телендәге "Кешеләр, кешеләргә ярдәм итегез" дигән җырлары белән икенче урынны алып кайттылар, ә 8 сыйныф укучысы Лилия Мәгъсүмова актив катнашканы өчен...
    • 6 март 2014 - 06:58
      Кукмараның ветераннар командасы хоккей турнирында беренчелекне алды
      "Олимп" боз сараенда спорт ветераны Рафис Бариев призларына ветераннар арасында хоккей турниры булды. Анда 5 команда катнашты. Кубокны Кукмараның ветераннар командасы яулады. 2 урынга Арча, 3нчегә Мари-Турек командалары чыкты.
    • 6 март 2014 - 05:44
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Өлгедә яшәүче сугыш ветеранын юбилее белән котлады (+фото)
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны Хәтимә Баһаманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны тәбрикләргә район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Гаянова, "Кукмара" агрофирмасының генераль директоры Ришат...
    Реклама