Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 6 февраль 2014 яңалыклары

    • 6 февраль 2014 - 10:13
      Кукмараның ветеринария табибы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды
      Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе" федераль дәүләт бюджет учреждениесе йогышлы авыруларга каршы бүлекнең ветеринария табибы Марсель Хисмәтуллин агропромышленность комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды.
    • 6 февраль 2014 - 09:30
      “ПолитЗавод-2014” проекты актив яшьләр өчен
      Республикада зур күләмле "ПолитЗавод-2014" проекты старт алды. Бу проект 18-30 яшьлек актив кызлар-егетләрга Республиканың Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр палатасы эшчәнлегендә, Татарстанның сәяси тормышында турыдан-туры катнашып, сәясәттә үз-үзеңне сынап карау мөмкинлеге бирә. Моның өчен http://vk.com/politzavod2014rt төркеменә кереп теркәлеп, анкета тутырырга кирәк. Анкеталарны түбәндәге адрес буенча җибәрүегез сорала: Кукмара поселогы, Ленин урамы,...
    • 6 февраль 2014 - 08:26
      Кукмараның “Намус” кафесында намуслылар эшли
      Матурлыкка күмелеп утырган, һаман үсеш юлындагы Кукмараның, тәмле сый-нигъмәтләре белән сыйлаучы рестораныннан тыш, тагын бер кафесы турында язасым килә. Ул дәваханә янындагы "Намус" кафесы. Кафега кереп утырсаң, ничектер өеңә кайткан кебек буласың. Анда һәрвакыт чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә. Һәрвакыт ачык йөзле официанткалар югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтәләр. Поварлар пешергән тәмле...
    • 6 февраль 2014 - 07:30
      Кукмараның сәнгать мәктәбе балалары бәйгедән җиңү белән кайтты
      Яр Чаллы шәһәрендә балалар иҗатының "Беренче адымнар" дигән IV республикакүләм конкурсы узды. Бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. "Аерым башкаручылар" номинациясендә Азалия Сәфәргалиева (вокал классы, җитәкчесе З.Шәймарданова) - беренче, ә Ирек Хаммадиев (вокал классы, җитәкчесе Л.Хөснетдинова) өченче дәрәҗәдәге лауреат дипломына булдылар. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Элегия" ансамбле (җитәкчесе З.Шәймарданова)...
    • 6 февраль 2014 - 06:40
      Тау чаңгысы белән шөгыльләнүче балалар Кукмара тавын гына түгел, Россия тауларын да буйсындырдылар
      Әгәр дә миңа: "Кукмараның тау чаңгысы базасындагы иң югары ноктадан 400 метр араны чаңгы белән зур тизлектә шуып төшсәң - бер капчык акча бирәбез", - дисәләр, нишләр иде дисезме? Билгеле, риза булмас идем, чөнки спортның тау чаңгысы төре белән кушйөрәклеләр генә шөгыльләнә. Кукмарадан 300 метр ераклыктагы нарат урманы арасына урнашкан...
    • 6 февраль 2014 - 05:30
      Куян күчтәнәче
      Бу көннәрдә илебездә Ленинград блокадасын өзүнең 70 еллыгын билгеләп үттеләр. Телевизор экраннары аша ул чактагы ачлыктан һәм ялангачлыктан тилмергән өлкәннәрнең, бала-чагаларның тетрәндергеч язмышлары турындагы сюжетларны карагач, күңелдә Зөлхәбирә апаның сөйләгәннәре яңара. Берәр вакыт өенә барып, бу турыда иркенләп сораштырырмын әле дигән идем, кызганыч, булмады, өлгермәдем... -И-и хәзерге муллык, менә без...
    Реклама