Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 5 февраль 2014 яңалыклары

    • 5 февраль 2014 - 11:12
      "Олимп"та балалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге ярымфиналы үтә
      7 февральдән 9 февральгә кадәр "Олимп" боз сараенда 2005 елда туган балалар арасында шайбалы хоккей буенча Татарстан Беренчелегенең ярым финалы үтә. Анда Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш, Кукмара командалары көч сынашачак. 7 февральдә уеннар - 15.00 сәгатьтә, 8 февральдә - 12.00 сәгатьтә, 8 февральдә 9.00 сәгатьтә башлана.
    • 5 февраль 2014 - 10:24
      Түбән Үрәс авыл җирлегендә 2013 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды
      Авыл җирлекләрендә 2013 ел нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Кичә очрашып сөйләшүләрнең чираттагысы Түбән Үрәс авыл җирлекләрендә үтте. Хисап җыелышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллина, полициянең участок уполномоченные Дамир Әхмәтгалиев, район прокуроры Минемулла Нәҗипов, "Агрохимсервис" предприятиесе җитәкчесе Валерий Тимофеевлар чыгыш ясады. Районда башкарылган...
    • 5 февраль 2014 - 09:37
      Айрат Шәнгәрәев спорт мастерына кандидатлык разрядын раслады
      Рязань шәһәрендә ирләр һәм яшүсмерләр арасында "Россия" профсоюзлар җәмгыятенең физкультура-спорт Үзәк Советы Беренчелегенә самбо буенча ярышлар узды. Кукмарадан "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Айрат Шәнгәрәев (тренеры Марс Бәдретдинов) биредә өченче урынны яулады һәм үзенең спорт мастерына кандидатлык разрядын раслады.
    • 5 февраль 2014 - 07:08
      Кукмарада узачак волейбол ярышына 16 район командасы килүе көтелә
      6-9 февральдә Кукмарада унберенче "Сәламәтлек" авыл спартакиадасы кысаларында ирләр авыл командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары узачак. Ярышта 16 район командасының килүе көтелә. фото: http://izvestiaur.ru/news/view/6938101.html
    • 5 февраль 2014 - 05:30
      Кукмараның тынлы оркестры Бөтенроссия конкурсында өченче урын алып кайтты (+фото)
      Казан Дәүләт консерваториясендә тынлы һәм бәрмә инструменталь ансамбльләренең бишенче Бөтенроссия конкурсы узды. Җюри рәисе халыкара конкурс лауреаты, Санкт-Петербургта Дәүләт оркестры артисты, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дмитрий Маховиков иде. Конкурста Димитроград, Казан, Яр Чаллы, Чистай, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән ансамбльләр катнашты. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе ансамбле укучылары: Тимур Гаптелганиев (труба), Ильяс...
    • 5 февраль 2014 - 04:54
      Кукмарада халыкны бушлай диспансеризацияләү бара
      Район үзәк дәваханәсендә 21 яшьтән узган кешеләр өчен диспансеризация бара. Диспансеризация өч елга бер тапкыр уздырыла, килүченең яше так булу сорала. Беренче этапта кешенең яшенә карап төрле белгечләргә билгеләү, флюорография, маммография (40 яшьтән узган хатын-кызлар өчен), электрокардиография кебек лаборатор һәм диагностик процедуралар, клиник һәм биохимик анализлар уздыру оештырыла. Диспансеризациянең икенче...
    Реклама