Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 27 гыйнвар 2014 яңалыклары

    • 27 гыйнвар 2014 - 11:27
      Хат ташучыларга редакциянең истәлек бүләкләре тапшырылды
      2014 елның беренче яртыеллыгына "Хезмәт даны" газетасына яздыруда аеруча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен хат ташучылар - Венера Шәрипова (Пычак авылы почта бүлекчәсе), Әнисә Фәттахова (Ядегәр авылы почта бүлекчәсе), Ольга Уткина(Кукмара-2 почта бүлекчәсе ) һәм Түбән Өскебеш авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсирә Шәрәфетдиноваларга редакциянең истәлек бүләкләре тапшырылды.
      127
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 11:04
      Кукмара 3нче урта мәктәп укучылары яза: Без коррупциягә каршы
      Коррупция - Россиядә булган иң актуаль темаларның берсе. Күпләр аны хәтта гадәти күренеш дип күзаллый башлады, чөнки мәсьәләләрне "килешү буенча" хәл итәбез дип уйлыйлар. Әмма коррупциянең тамырлары бик тирәндә ята. Борынгы заманда кешеләр арасында хәтта коллар бүләк итешү гадәте булган. Хәзерге заманда коррупциянең кайсы төре өчен дә җәза бар. Шулай...
      151
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 09:57
      Зур Кукмара урта мәктәбендә Зөфәр Гомәров истәлегенә багышланган олимпиада узды
      Зур Кукмара урта мәктәбендә районның 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөфәр Гомәров истәлегенә багышланган олимпиада узды. Бу көнне мәктәптә мемориаль такта да ачылды. Рус телендә белем алучы рус теллеләр төркеме: Ульяна Демьянова, Кукмара 3нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (җитәкчесе Г.Хәсәнова); Анастасия Демьянова, Кукмара 4нче урта...
      186
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 07:20
      Кукмара музее шундый ошады
      Беркөнне тарихыбыз белән танышырга теләп район музеена экскурсиягә барган идем. Ишектән килеп керү белән мине чибәр кызлар елмаеп каршы алдылар, итәгатьле итеп сөйләштеләр, иң кадерле кунаклары кебек музей буйлап озатып йөрделәр. Кукмарабызда күңелгә якын шундый урын булуына, бигрәк тә тәрбияле, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы музей хезмәткәрләре булуына сөенеп куйдым....
      142
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 06:20
      Кукмараның "Аргамак" командасы Түбән Камадан җиңү белән кайтты
      Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында республикакүләм чаңгы ярышы узды. Бәйгедә Кукмараның "Аргамак" командасы да катнашып, призлы урыннар алып кайтты. Шәхси беренчелеккә чаңгыда узышуда Кукмарадан Валентина Борисова һәм Сәрдекбаштан Илгиз Якуповлар икенче урынга чыктылар. Эстафетада исә Валентина Борисова, Мөнир Гыймадиев, Илгиз Якуповлардан торган команда дүртенче урынны алды. Илнар Сабиров, Валерий...
      149
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 05:25
      Кукмарада җинаятьләр саны арткан
      Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел районда 377 җинаять булган. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 30га артык. Сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең - 4, урлашуның - 1, талап алуның - 2, кыйнауның - 17, үтерү белән янауның 20 очракка артуы күзәтелә. Ел дәвамында бүлектә...
      129
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 04:58
      Кукмара киез итек-киез комбинаты егетләренең бәхет ачкычы үз кулларында
      Югары белемле юристлар, икътисадчылар бигрәк күп хәзер. Барысына да эш урыны табып бетерү һич мөмкин түгел. Әнә бит, бүгенге көндә районыбызның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә дә эш "көтүче" 225 кешенең 43е югары белемгә ия. Әлеге егет-кызлар хәзерге вакытта аеруча кирәкле булган тегүче, пешекче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, төзүче, ташчы, слесарь...
      145
      0
      0
    • 27 гыйнвар 2014 - 04:08
      Күпме юллар йөргән ул
      Армиядән кайтуына, Уразай авылы егете Васил Кәримуллинга ЗИЛ йөк машинасын йөртүне ышанып тапшыралар. Туган колхозына хезмәт итеп, ул үткән юлларны исәпләп карасаң, Калининградтан Камчаткага кадәр сузылыр иде, мөгаен. Аңа иң җаваплы эшләрне йөклиләр. Әйтик, ерак Омск өлкәсеннән нәселле сарыклар алып кайтырга туры килә. Фидакарь хезмәте өчен III дәрәҗә "Хезмәт даны"...
      165
      0
      0
    Реклама