Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 30 декабрь 2013 яңалыклары

    • 30 декабрь 2013 - 15:34
      31 декабрьдә Кукмарада буран... булмаячак
      Һава торышы өзлексез үзгәреп тора, шунлыктан Яңа ел бәйрәмен каршылаганда температура нинди булыр икән, дигән сорау күпләрне кызыксындыра. Синоптиклардан алган мәгълүматларга караганда, 31 декабрьдә болытлы һава сакланачак, бераз кар явачак. Температура көндез +1, төнлә -1 булыр дип көтелә. фото: http://www.sepio.com.pl/23/it-is-snowing
    • 30 декабрь 2013 - 11:55
      Олыязның яңа мәктәбендә тәүге чыршы бәйрәме узды (+фото, видео)
      Бүген яңа гына куллануга тапшырылган Олыяз урта мәктәбендә чыршы бәйрәме үткәрелде. Тантанада район, төзелеш оешмасы, "Урал" хуҗалыгы, Олыяз авыл җирлеге җитәкчеләре катнашты. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин укытучылар һәм укучыларны яңа бинага күчүләре һәм Яңа ел белән тәбрик итте. -Мондый мәктәп бинасына Олыяз авыл җирлеге бик лаек. Чөнки "Урал" хуҗалыгының даны...
    • 30 декабрь 2013 - 11:02
      Кукмарада өр-яңа 40 фатирлы йортның ачкычлары ияләренә тапшырылды (+фото)
      Бүген бистәбездә истәлекле вакыйга булды. Поселокның Гафиятуллин урамында социаль ипотека программасы нигезендә төзелгән 40 фатирлы йорт ияләренә тапшырылды. Әлеге йорттан унсигез фатир ветераннарга һәм аларның тол калган хатыннарына, калганнары бюджет системасында һәм районның оешма-предприятиеләрендә хезмәт куючыларга бирелде. Яңа йорт тирәсендә чын мәгънәсендә бәйрәм иде. Көн салкынча һәм бераз җилле булуга...
    • 30 декабрь 2013 - 10:08
      Кукмарада автобуслар бәйрәм графигы белән йөриячәк
      Кукмара пассажирлар автотранспорты предприятиесеннән алынган мәгълүматларга караганда, Яңа 2014нче елның бәйрәм көннәрендә, ягъни 1-8 гыйнварда автобуслар бәйрәм графигы белән йөриячәк. Сәбәбен: "Бу көннәрдә халык вакытын күбрәк өйләрендә үткәрә, шуңа күрә пассажирлар аз була",- дип аңлаттылар. фото: http://busmarket24.ru/buscatalog/brand.php?id=30
    • 30 декабрь 2013 - 04:06
      “IT-чемпион” конкурсында Кукмарадан өч бала җиңү яулады
      Ел дәвамында мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" республика конкурсы барды. Бәйге барышында укучыларга "Иң актив укучы" дигән балл-рейтинг, "Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталын үстерү" номинацияләрендә үзләренең активлыкларын күрсәтеп, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге бирелгән иде. Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы"номинациясендә укучылар өлкәннәргә дәүләт муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлеп,...
    Реклама