Район Советында терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгы чаралары күрү, мәгариф учреждениеләрендә терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларны ачыклау, аларны кисәтү һәм башка мәсьәләләр каралды. Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары...