Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 13 декабрь 2013 яңалыклары

    • 13 декабрь 2013 - 11:20
      Райондашыбыз фин-угор халыкларының төбәкара фольклор конкурсында катнашты
      Ненец автоном өлкәсенең Нарьян-Мар шәһәрендә фин-угор халыкларының 5нче төбәкара фольклор конкурсы үтте. Бу бәйгедә районыбызның Югары Шөн авылы кызы Олеся Полатова катнашты. Үзенең чыгышларында удмурт халкының милли традицияләрен, иҗатын чагылдырып, ул зур җиңү яулады һәм "Печоряночка-2013" исеменә лаек булды. Олеся бүгенге көндә Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе факультетында белем ала.
      157
      0
      0
    • 13 декабрь 2013 - 10:22
      Янсыбыда яшәүче Марат Гайнанов - Татарстанда йөрәген алыштырган җиденче кеше
      25 яшьлек Марат Гайнановны табибларның: "Синең йөрәгеңне алыштырырга, икенче йөрәк куярга кирәк", дигән хәбәре өнсез калдыра. Ходайның рәхмәте киң - күзләр генә тимәсен, моннан 11 ай элек башланган авырлыкларны җиңеп чыгып, Мәскәү шәһәрендә операция кичереп, Марат бүгенге көндә исән-имин көе Янсыбыда яшәп ята. Ә барысы да гап-гади салкын тиюдән башлана....
      186
      0
      1
    • 13 декабрь 2013 - 09:48
      Кукмара базарында сөтнең 1,5 литры 50 сум тора
      Кукмара базарында көн саен сөт продуктлары белән сату итүчеләрне очратабыз. Базарда каймакның ярты литрын, эремчекнең бер килограммын - 120-130, майны - 250-300, кортның ярты килосын 150 сумга алырга була. 1,5 литрлы шешәдәге сөт 50 сум, йомырканың дистәсе 60-70 сум тора. фото: http://www.liveinternet.ru/users/5077457/post284733937/
      151
      0
      0
    • 13 декабрь 2013 - 09:27
      Кукмара - 2013 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы эшләүче районнар рәтендә
      Татарстанда 2013 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы һәм иң начар эшләүче районнар мәгълүм булды. Рейтингны төзегәндә 5 критерий исәпкә алынган: 1 гектар сөрүлек җирдән алынган табыш, рентабельлелек, кредит бурычлары күләме, уртача хезмәт хакы һәм сөт җитештерү күләме. Әлеге күрсәткечләр буенча Кукмара бишенче урынга чыккан. Хәзерге вакытта районыбыз көн саен дәүләткә...
      152
      0
      0
    • 13 декабрь 2013 - 09:02
      Россия Ислам университетында Ачык ишекләр көне узачак
      Агымдагы елның 22 декабрендә Россия ислам университетында Ачык ишекләр көне узачак. Бирегә чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук Россия ислам институтында дини һәм дөньяви белем алырга теләүчеләр чакырыла. Чаралар Казанның Газовая урамы, 19 йортта узачак. Башлана 11 сәгатьтә. фото: http://shax-dag.ru/fotos.php?sort=&album_s=&searchterm=&s_where=&lang=2&last=10343
      140
      0
      0
    • 13 декабрь 2013 - 08:32
      Кукмара мәшгульлек үзәгенә быел 1006 кеше эш эзләп килгән
      Яраткан журналист һөнәреннән туймасам да, оптимизация шаукымына эләгеп, редакциядән китәргә мәҗбүр ителмәсәм дә, эш эзләргә булдым. Дөресрәге, районыбызда күпме эш урыны барлыгын, нинди хезмәт хакы түләнүен, кемнәр таләп ителүен ачыклыйсым килде. "Эш сорашып йөрү - әҗәткә акча сорау белән бер", - дисәләр дә, тәвәккәлләп, кулыма кәгазь бите һәм ручка тотып,...
      155
      0
      0
    • 13 декабрь 2013 - 05:01
      Кукмара районында ВИЧ-инфекцияле 15 кеше исәптә тора
      Адәм баласы яхшыга да, яманга да тиз күнегә. Кайчандыр ВИЧ-инфекция, СПИД таралуыннан уттан курыккандай шүрләгән булсак, хәзер бу чир халыкны әлләни кызыксындырмый. Бүтән проблемалар да баштан ашкан ыгы-зыгылы заман бит. Табиблар гына элеккечә үк бу афәткә каршы көрәшне дәвам итәләр. Саннар шуны сөйли: районыбызда ВИЧ-инфекция йөртүче 32 кешенең булуы ачыкланган,...
      149
      0
      0
    Реклама