Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 12 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 12 ноябрь 2013 - 14:00
      Кукмара районында алдагы тәүлекләрдә салкынча, яңгырлы һава торышы сакланачак
      Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 13 ноябрьдә, Кукмарада аз болытлы, аяз һава торышы булуы көтелә. Һава темературасы +1 градустан артмаячак. Урыны белән томан төшәргә мөмкин. Транспорт белән юлга чыгучылардан аеруча сак һәм игътибарлы булу сорала. Пәнҗешәмбе, 14 ноябрьдә, һава температурасы +4-6 градуска кадәр күтәрелә, кабат яңгырлар явачак. фото: http://novostey.com/other/news324362.html
      341
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 09:21
      Кукмара почтамты почтальоны Римма Бакелева 312 данә подписка эшләгән
      "Татмедиа" җәмгыяте "Татарстан почтасы"ның почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча бәйге игълан иткән иде. "Әлеге бәйгедә районыбыз почтальоннары да бик теләп катнаша, инде беренче күрсәткечләребез дә бар", - ди Кукмара почтасының матбугатка яздыру бүлеге җитәкчесе Ләйсәния Шәрәфиева. Аның хәбәр итүенчә, беренче ноябрьгә район...
      398
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 07:28
      Битләнгер авылында йорт һәм каралты-куралар янды
      11 ноябрьдә, кичке сәгать ун туларга егерме минутлар тирәсендә, районыбызның Битләнгер авылында янгын була. Торак йорт һәм хуҗалык корылмалары янып көлгә әйләнә. Зыян күрүчеләр, һәлак булучылар юк. Мәгълүмат http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/emergency/detail.php?ID=42114 сайтыннан алынды. Фото: http://novosti-n.mk.ua/analitic/read/1098.html
      353
      0
      0
    • 12 ноябрь 2013 - 06:21
      Чуллыда зират чистарту өмәсе булды
      Чуллы авылында зират чистарту өмәләре бара. Әлегә биредәге корыган агачлар киселеп, мәчеткә ягулык итеп хәзерләнгән. Киселгән агачларны мәчет территориясенә үз йөк транспортлары белән Алмаз Нигъмәтуллин һәм Минһаҗевлар гаиләсе ташыган. Шулай ук зиратның искергән коймаларын да яңага алмаштырырга җыеналар. Зират эченнән төрле чүп-чар да чыгарылачак.
      306
      0
      0
    Реклама