Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 28 октябрь 2013 яңалыклары

    • 28 октябрь 2013 - 12:19
      Район Советында терроризмга каршы көрәш чараларын көчәйтү турында сөйләшенде
      Терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Анда күптән түгел Волгоград шәһәрендә булган теракт уңаенннан районда терроризмга каршы көрәш чараларын көчәйтү, районда чит ил гражданнарын исәпкә алу, аларның эшчәнлегенә контрольлек итү, алда торган бәйрәмнәрне үткәрүдә куркынычсызлык чаралары күрү һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Район полиция начальнигы Рамил Нургалиевның,...
      347
      0
      0
    • 28 октябрь 2013 - 11:12
      Мәчкәрә авылы халкы Чыңгыз Айтматовның кайтуын көтеп яшәде
      Танылган язучы, дөнья әдәбияты классигы, сәясәт эшлеклесе, Кыргызстанның Бельгиядәге илчесе булып торган Чыңгыз Айтматовның яртылаш татар икәнлеге хәзер беркемгә дә сер түгел. Хәер, Мәчкәрә халкына элек тә яшерен булмаган ул: Чыңгызның әнисе Нәгыймәнең әтисе - Хәмзә Габделвәлиевның биредә туып-үсүен, сәүдә эшләре белән Урта Азиягә чыгып китүен күпләр белеп яшәгәннәр... Табышу...
      394
      0
      0
    • 28 октябрь 2013 - 10:19
      Район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы “Шәфкать” үзәгендә сәламәтлек турында әңгәмә үткәрде
      "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Рамил Мохтаров белән әңгәмә үткәрелде. Үзәктә тәрбияләнүче балаларга һәм хезмәткәрләргә табиб гриппны булдырмау чаралары, сәламәтлекне ныгыту, кискен эчәк авыруларын кисәтү ысуллары турында сөйләде, прививкаларны әһәмиятен аңлатты, сорауларга тәфсилле җаваплар бирде. фото: http://www.konturline.ru/sitemap.php?do=beseda-na-temu-zdorovogo-obraza-zhizni
      358
      0
      0
    • 28 октябрь 2013 - 09:08
      Кукмарада Татарстан профсоюзлар Федерациясе көне узды
      Район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе көне үткәрелде. Семинарда район Советының аппарат җитәкчесе Резидә Гаянова, район профсоюзларының координацион совет рәисе Ләйсән Минһаҗева, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе аппараты вәкилләре, җирле профсоюз активы, кадрлар, хезмәтне саклау буенча белгечләр катнашты. Семинарда профсоюзлар Федерациясе эшчәнлеге буенча актуаль мәсьәләләр, хезмәт турында законнар, профсоюз...
      353
      0
      0
    • 28 октябрь 2013 - 07:13
      Поселокны яшелләндерү дәвам итә - паркка агачлар утыртылды
      Поселокның "Татарстан" рестораны каршындагы элеккеге Ленин бакчасында көне буе эш "кайнады" -"Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре биредә агачлар, куаклар утырттылар. Элеккеге дип әйтүебезнең мәгънәсе шунда - бу урында балалар өчен ял паркы төзү күздә тотыла. Хәер, бу турыда без яз айларында газетада берничә тапкыр язып чыккан идек инде. Ә менә ни...
      407
      0
      0
    • 28 октябрь 2013 - 05:19
      Кукмара музее иҗат сөючеләрне үзенә җыйды
      Кукмарадагы төбәкне өйрәнү музеенда "Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршындагы "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырыш булды. Анда берләшмә тарафыннан 2013-2014 елларда үткәреләчәк чаралар турында сөйләшенде, редакциягә килгән шигырь һәм чәчмә әсәрләргә күзәтү ясалды. Утырышта Кәүсәрия Галиуллина, Харис Мостафин, Мәгъфүрә Мәрданова, Рәмзия Хөсәенова, Равилә Фәттахова, Фәридә Хисамоваларның яңа әсәрләре тикшерелде. Иҗат берләшмәсенең...
      349
      0
      0
    • 28 октябрь 2013 - 04:11
      Зур Кукмарадан Илнар Закиров ясаган корабль макетының 104 тәрәзәсе бар
      Хәзер кешене яңа машина, трактор сатып алу белән шаккатырып булмый. Ә менә Зур Кукмара авылында яшәүче Закировлар өе турыннан узганда заводтан яңа гына чыккан сыман ялтырап торган техникага игътибар итми булдыра алмадым. Бәрәңге утырткыч һәм казыгыч, сука тезелеп тора иде анда. Боларның барысын әтиле-уллы Илдар белән Илнар ясаганнар. Ишегалдында исә...
      313
      0
      0
    Реклама