Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 18 октябрь 2013 яңалыклары

    • 18 октябрь 2013 - 12:07
      Язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулу уңаеннан Кукмарага зур кунаклар килүе көтелә
      25-27 октябрьдә Казанда кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышланган чаралар үтәчәк. Аларда Кыргызстан Республикасының мәдәният министры Солтан Аким улы Раев та катнашачак. 27 октябрьдә әлеге чара кысаларында кунаклар Кукмарага да киләчәкләр, Мәчкәрә авылы, Кукмара 1нче гимназиясендә, төбәкне өйрәнү музеенда булачаклар. фото: http://podosokorskiy.livejournal.com/780120.html
    • 18 октябрь 2013 - 09:56
      Күппрофильле лицей укучылары шахмат буенча Россия беренчелегеннән чемпион исеме алып кайтты
      Кукмарага ике Россия чемпионы, бер вице-чемпион кайтып төште. Алар - күппрофильле лицей укучылары Айнур Җиһаншин, Ирек Галиев, Диана Гарәфетдиновалар. Самара өлкәсенең Кинел-Черкассы авылында авыл җирендә яшәүче балаларның шахмат буенча XI Россия беренчелеге булды. Ярышлар Швейцария системасы буенча тугыз турда узды һәм үзара очрашулар кемнең нинди яшьтә булуына карамыйча, компьютер жирәбәсе...
    • 18 октябрь 2013 - 06:09
      Яңа мәктәпкә – яңа Чистай сәгате
      Олыяз урта мәктәбе фасадын Чистайда эшләнгән сәгать бизәп торачак. Аны әлеге заводта махсус ясадылар. Шушы көннәрдә ул урнаштырылды һәм мәктәп тарихының беренче сәгатьләрен саный башлады. Чистайда эшләнгән сәгать Урал күмәк хуҗалыгының мәктәпкә бүләге.
    • 18 октябрь 2013 - 04:17
      Районыбызның Люгдон авылына су-газ кермәгән, юл да юк
      Әгәр юлыгыз Кукмарадан 24 чакрым ераклыктагы бу авылга төшсә, белеп торыгыз: сезне каршыгызга йөгереп чыгып каршы алачаклар. Ник дигәндә, 8 кешелек бу авылга чит-ят кеше сирәк килә. "Люгдон" дигән сүз исә удмурт теленнән "таң" дигәнне аңлата... Әрем тәме Люгдонга мин көн кичкә авышканда, коеп торган яңгыр яуганда килеп кердем. Түбән...
    Реклама