Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 10 октябрь 2013 яңалыклары

    • 10 октябрь 2013 - 11:09
      Карт имән ( Экология елына һәм Березняк мәктәбенең “Кырмыска”ларына багышлана)
      Россия дигән зур дәүләтнең бер читендә, оҗмах бакчасына тиң булырдай бик матур җире булган. Бу урында күпсанлы чишмәләр челтерәп аккан, сандугачлар моңлы җырларын сузган, елгасында балыклар беркемнән дә курыкмыйча йөзгәннәр, күбәләкләр матур "Чәчәкләр аланы"нда берсен-берсе куышып уйнаганнар, ди. "Чәчәкләр аланы"н бигрәк тә шушында яшәүче кечкенә балалар яраткан. Алар да шушында...
      339
      0
      0
    • 10 октябрь 2013 - 10:15
      Кәчимирдә өлкәннәр көнен зурлап үткәрделәр
      Бу хатны Кәчимир авылыннан язабыз. Озак еллар балалар бакчасында эшләп ялга киттек. Без эшләгән вакытта бакча мөдире Хәбибуллина Рашидә Гаян кызы иде, аңа рәхмәтебез чиксез зур, коллективыбыз бердәм булды. Хәзер анда яңа коллектив, яшьләребез эшли. Алар бик ярдәмчел, кече күңеллеләр. Бакча мөдире Шәфигуллина Гөлнара Фәрит кызы тәҗрибәле, белемле белгеч, тәрбияче...
      605
      0
      0
    • 10 октябрь 2013 - 09:59
      Якташыбыз Айгөл Вәлиуллина: “Шигырьләремне гаиләм, якыннарым, дусларым өчен язам”
      Үз гомерендә каләм тибрәтмәгән кеше сирәктер ул. Аеруча мәктәп елларында хикәясен дә, шигырь, әкиятен дә язып карыйсың. Әле бүгенгедәй хәтеремдә: башлангычта укыганда апабыз өй эше итеп дүртьюллык шигырь әзерләп килергә кушты. "Мин киләчәктә шагыйрә булачакмын", - дип дәртләнеп шигырь язарга гына утырган идем, кая ул - бер җөмләдән дә ары...
      631
      0
      0
    • 10 октябрь 2013 - 09:01
      Янил авыл җирлеге халкы диспансеризация узды
      Янил авыл җирлегендә Янил, Вахит авыллары халкы өчен район үзәк дәваханәсенең табиблары тарафыннан диспансеризация үткәрелде. Бу көнне 10га якын табиб 100дән артык кешене тикшерде, тиешле күрсәтмәләр бирде. фото: http://www.nachfin.info/SMF/index.php?topic=16410.0
      306
      0
      0
    • 10 октябрь 2013 - 06:52
      Авыл җирлекләре башлыклары Туембашта узган семинар-киңәшмәдә катнашты (+фото)
      Туембаш авылында районыбызның барлык авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Биредә авыл җирлекләре башлыклары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Бөек Ватан сугышында вафат булган солдатлар истәлегенә куелган һәйкәл янында, мәдрәсәдә, быел капиталь ремонттан соң ачылган мәктәптә булдылар. Авылның көнкүреше, эшмәкәрлек тармагы белән таныштылар. Семинарда һәрбер авылның зиратларын чистарту-тәртипкә китерү, агач...
      347
      0
      0
    • 10 октябрь 2013 - 05:46
      Көннәр җылытты, әмма яңгырлар башланды
      Көннәр салкынайтып җибәргәч, быел кыш октябрь аенда ук килә, ахры, дип уйларга да өлгермәдек, кабат яңгырлар башланды. Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, бүген Кукмарабызда 11 градуска кадәр җылы булачак, яңгыр ява. Атмосфера басымы 751 мм.терекөмеш баганасын тәшкил итә. Алдагы ике көндә дә яңгырлар явуы ихтимал, шуның өчен үзегез белән кулчатыр алырга...
      334
      0
      0
    • 10 октябрь 2013 - 05:07
      Хезмәт ветеранына Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде
      Ветераннар хәрәкәтендә актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруы, мәдәниятне һәм милли традицияләрне саклап калуга лаеклы өлеш кертүе өчен ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш - Сияние" II республика фестивале лауреаты - хезмәт ветераны Рәхимуллин Наил Рәхимулла улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
      285
      0
      0
    • 10 октябрь 2013 - 04:17
      Кузбасста яшәүче якташыбыз Кукмараны сагына
      -Бер-ике данә "Хезмәт даны" бирә алмассызмы? Мин Кемерово өлкәсенең Березовский шәһәреннән идем, - дип, беркөнне редакциягә зәвыклы итеп киенгән бер татар абые килеп керде. Илдус Хисамбиев Березовский типографиясендә 40 ел буе баш бухгалтер булып эшли. Тамырлары белән Кукмара һәм Мамадыш районнарыннан. Кукмарага инде 20 ел кайтканы булмаган. Ниһаять, кырык эшен...
      392
      0
      0
    Реклама