Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 3 октябрь 2013 яңалыклары

    • 3 октябрь 2013 - 12:20
      "КВН" республика зона уеннарының сайлап алу туры Кукмарада узачак
      5 октябрьдә район Мәдәният йортында шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының "КВН" республика зона уеннарының сайлап алу туры узачак. Уенда катнашалар: Биектаудан - "Биектау кәрләләре", Теләчедән - "Хыялыйлар", Балтачтан - "ТриКОШКИ", Сабадан - "Чын егетләр", Кукмарадан - "Гаптри акчалары", Әтнәдән - "СМУРФИКИ" төркемнәре. Башлана 14 сәгатьтә. Керү ирекле. Рәхим итегез! фото: http://universal_ru_de.academic.ru
      384
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 11:01
      Рудникка почта килми
      "Рудник авылына инде сентябрь башыннан бирле почта килми. Газета-журналларны, хатларны, газга-утка түләү кәгазьләрен хәзер Зур Кукмара почта бүлекчәсенә үзең барып аласы. Моның өчен эш урыныннан гел сорап китеп булмый бит инде. Почтальонның кайчан булачагын да әйтүче юк." Редакциягә шушындый эчтәлекле хәбәр килеп иреште. Районның тагын берничә участогында да почтальоннарның юклыгыннан...
      409
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 09:55
      “Кыңгырау” балалар бакчасы вакытсыз гомере өзелгән тәрбиячесен сагына
      "Кыңгырау" балалар бакчасы коллективы зур югалту кичерде. Хезмәттәшебез, дустыбыз бөтен гомерен, көчен балалар тәрбияләүгә багышлаган Гобәева Гөлсинә Фәрит кызы арабыздан мәңгелеккә бакый дөньяга күчте. Гөлсинәгә булган якты хисләребез безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Җәйләр үтте, инде көзгә кердек, Тик алтын көз быел булмады. Бу кайгыны,...
      342
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 06:15
      Өлкәннәр бүген РДКда бушлай концерт карый, бозда шуа алачак
      Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында бүген, 3 октябрьдә район Мәдәният йортында "Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә" дип аталган бәйрәм концерты була. Башлана 14 сәгатьтә, керү бушлай. Шулай ук бүген "Олимп" Боз сараенда 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр "Боз өстендә бәйрәм" дигән массакүләм шуу уздырыла. Керү пенсия таныклыгы буенча,...
      366
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 05:11
      Полиция йортлары тиздән ияләренә тапшырылачак (+фоторепортаж)
      Районыбызның Түбән Өскебаш һәм Нырты авылларында Федераль программа кысаларында полиция йортлары төзелә. Алар полиция хезмәткәрләренә яшәү һәм хезмәт урыннары буларак файдаланылачак. -Ныртыдагы йорт инде тулысынча файдалануга тапшырырга әзер, ә Түбән Өскебашта соңгы төзекләндерү эшләре бар, - ди әлеге йортларны төзүче оешма җитәкчесе Илсур Шәрипов. Тиздән әлеге йортлар ияләренә тапшырылачак.
      411
      0
      0
    • 3 октябрь 2013 - 04:08
      Кукмара урман хуҗалыгы быел 285 гектарда агач утырткан
      Районыбызда агач утыртуның көзге сезоны да башланып китте. Күп кенә хуҗалыклар ян бакчаларына җимеш агачлары утырткан. Кукмара урман хуҗалыгы тарафыннан исә ел башыннан чокырлы урыннарга, тау битләренә, елга буйларына 285 гектар, урман фондында 38 гектар агач утыртылган. Хәзерге вакытта Нормабаш авылы янында агач утырту бара. фото: http://kirsmi.ru/news/2013-05-17/2368/
      332
      0
      0
    Реклама