Имин булсын юлыбыз!
Юллар, юллар…ерак илтә алар,
Кай якларга алып бармыйлар.
Ни өчен соң шушы озын юллар
Һәлакәттән саклап калмыйлар.
Адаштыргыч, кавыштыргыч юллар,
Зур юлларда бик сак булыгыз.
Япь-яшь килеш чикләнмәсен гомер,
Имин булсын йөрер юлыгыз.
Илмир МУЛЛАХМӘТОВ
Балага
Урам аша чыкканда
Ике якка да кара.
Җитешәм дип уйлама,
Машина...