Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 19 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 19 сентябрь 2013 - 11:14
      Фермерлар Пчеловодтагы гаилә фермасында тәҗрибә уртаклашты
      Бүген, 19 сентябрьдә, фермерлар Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның гаилә фермасына җыелып тәҗрибә уртаклаштылар. Семинарны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин ачып җибәрде һәм чыгыш ясады. Фермер хуҗалыгы белән танышканнан соң, фермерларга "Россельхозбанк"ның Кукмарадагы өстәмә офисы җитәкчесе Зөбәйдә Шәрифуллина фермерлар өчен уңай булган кредитлар хакында сөйләде.
    • 19 сентябрь 2013 - 07:44
      Кукмарада төзелүче футбол кырының эше ноябрьгә төгәлләнергә тиеш
      Кукмараның Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей янында төзелүче футбол мәйданчыгында яңадан эш башланды. Кичә биредә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин төзелеш оешмалары җитәкчеләре, дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсе белгечләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрде. Футбол кырын ноябрь аена төзеп бетерү бурычы куелды.
    • 19 сентябрь 2013 - 06:31
      Гөмбәне дә белеп җыярга кирәк, юкса агулануың бар
      Медиклар соңгы елларда гөмбә ашап агуланучылар саны арта бара диләр, быел гына да Татарстанда гөмбә белән агуланучылар дистәдән артып китте. Шуңа күрә түбәндәге киңәшләрне истә тотсак иде. Гөмбә: сак булыгыз! Гөмбәнең үзегез белгәннәрен генә җыегыз. Әгәр дә сабагында элпә белән әйләндереп алынган кабарган урын була икән, аны читләтеп үтәргә кирәк....
    • 19 сентябрь 2013 - 05:33
      Поселокның Степан Разин-Чехов урамнары кисешкән урында "ундүртле" машинасы скутерчыны бәрдергән
      Кичә, 18 сентябрьдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә поселокта юл фаҗигасе булды. Степан Разин-Чехов урамнары кисешкән урында "ундүртле" автомобиле шоферы төп юл - Степан Разин урамыннан хәрәкәт итүче скутерчыга юл бирми һәм аны бәрдерә. Бәхеткә каршы, скутерчы исән-сау, ул төрле тән җәрәхәтләре алган, бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә дәвалану ала. Руль...
    • 19 сентябрь 2013 - 04:26
      Шәхси эшмәкәр Шамил Мөнировка район башлыгының Рәхмәт хаты бирелде
      Җитәкче органнарда күпьеллык намуслы хезмәте, районда эшмәкәрлек тармагын үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан, Кукмара эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Мөниров Шамил Насыйр улы Кукмара муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    Реклама