27 август 2013 яңалыклары
-
"Инвожо" удмурт фольклор ансамбле Халыкара фестивальдә катнашты
Поч-Сутер авылы клубы каршында оештырылган удмурт халык фольклор ансабле "Инвожо" Крутушка санаториендә узган Халыкара этномәдәни фестивальдә катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
-
Салтык-Ерыклы, Бурсыкъерыклы, Ташлы-Елгада "Авыл бәйрәмнәре" үтте
Салтык-Ерыклы, Бурсыкъерыклы, Ташлы-Елга авылларында "Авыл бәйрәмнәре" узды. Биредә җәйге чорда авылга кайткан кунаклар, авыл халкы катнашты. Ачык һавада узган әлеге чара төрле спорт, халкыбызның милли уеннары, үзешчән артистларның чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында авылдан чыккан күренекле шәхесләрне, сугыш ветераннарын, авылның уңган халкын искә алдылар.
-
Балыклыда кое төзекләндерелде (видеоязма)
-
Район халкын Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов кабул итә
Иртәгә, 28 августта көндезге сәгать бердә Кукмара районы Советында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның гражданнарны кабул итүе оештырыла. Алдан язылу һәм белешмәләр өчен телефон: 2-70-54. фото: http://www.rusportal.net/persons/politiki/detail/16071/
-
Кукмарада "Кукмара-10" проекты старт ала
Агымдагы елның язында "Россия 1" телеканалы һәм Рус география җәмгыяте Россиянең истәлекле урыннарын ачыклау, илебезнең символларын билгеләү максатыннан бәйге игълан иткән иде. Анда Татарстанның Кол Шәриф мәчете дә катнашып, 676 638 тавыш җыярга өлгерде. Әлеге бәйге уңаеннан без дә, "Хезмәт даны" редакциясе, Бөтендөнья татар конгрессының Кукмара бүлеге, "Кукмара авазы" радиосы...
-
Кукмарада Республика көнендә күптөрле чаралар узачак
30 августта Республика көне уңаеннан районда түбәндәге чаралар узачак: -Халык иҗаты фестивале (Җиңү Паркы каршындагы мәйдан) -"Татарстан - минем Ватаным" дигән китап күргәзмәләре (китапханәләр) -Яшьләр арасында стритбол буенча районкүләм ярыш (Җиңү Паркы каршындагы мәйдан) -Пляж волейболы буенча районкүләм ярыш ("Зилант" спорт мәктәбе мәйданы) -"Без - тынычлык өчен! Без террорга каршы!"...