Кукмара автомәктәбендә укыган егетләр өчен һөнәри осталыкны арттыру максатыннан 150 километр дистанциягә марш-бросок оештырылды.
-Хәрби машинаны иярләү "жигули"да йөрү генә түгел, - ди автомәктәп начальнигы Рафаэль Фәйзрахманов. -Маршрут гади генә түгел: сулы каршылыкларны узарга, "мина"ланган кырлар аша үтәргә кирәк. Привалга туктагач, дозор кую, "солдат боткасын" үзләре пешереп ашау романтикадан бигрәк...