Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 17 июль 2013 яңалыклары

    • 17 июль 2013 - 11:15
      Кукмарада "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узачак
      Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге инициативасы белән 1 августтан 25 августка кадәр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе узачак. Акция кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, инвалид әти-әни белән торучы, шулай ук инвалид балаларга ярдәм күрсәтеләчәк. фото: http://fondsocial.u-host.ru/about/info/projects/264/
    • 17 июль 2013 - 10:00
      Кукмарада исерек ананың өч айлык кызын вакытлыча район дәваханәсенә урнаштырганнар
      Моннан берничә көн элек район үзәк дәваханәсенең балалар бүлегенә район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек, социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан 3 айлык Гүзәл Исламова (исем-фамилиясе үзгәртелде) китерелә. Исламовлар тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләр исемлегендә торганлыктан, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аларны даими күз уңаенда тоталар, өйләренә тикшерү белән баралар, балаларын...
    • 17 июль 2013 - 08:50
      Туембашта яңа юл күрсәткече куелды
      Туембаш авылына керү уңаенда яңа күрсәткеч куелды. Биредә җирлекнең исеме, кайда урнашуы һәм авыл күренешләре урын алган. Әлеге күрсәткеч төсле эшләнеше һәм бизәлеше белән игътибарны җәлеп итеп тора. Аны җирлек башлыгы Илфат Гарипов эшләткән. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 17 июль 2013 - 07:26
      Лубянда очрашуга әзерлек бара
      Лубян урман-техник көллиятендә яңа уку елына әзерлек эшләре уңаеннан, бүлмәләрне төзекләндерү, буяу-чистарту эшләре бара. Август аеның икенче шимбәсендә биредә уза торган традицион очрашуга да тулы көчкә әзерләнергә тотынганнар. Әлеге очрашуда көллиятне төрле елларда тәмамлаган барлык чыгарылыш укучылары катнашачак. Шулай ук Лубян урман-техник көллиятенең кабул итү комиссиясе дә эшләвен дәвам итә....
    • 17 июль 2013 - 06:23
      Поч-Сутерда баганага ут куйганнар
      Биш авылны үз эченә алган Поч-Сутер җирлегендә зур төзелеш эшләре бара. Тиздән әлеге җирлекнең үзәге булган Поч-Сутерда 200 урынлы мәдәният йорты сафка басачак, инде түбәсен ябарга тотынганнар. Яңа Каенсар авылының үзәк урамына1 километр 600 метр озынлыктагы асфальт җәелгән. Югары Шөн буасына капиталь ремонт ясалган. Күптән түгел Важашур, Яңа Каенсар, Поч-Сутер...
    • 17 июль 2013 - 05:22
      Балыклыда кое төзекләндерелгән
      Олыяз җирлеге башлыгы Рамил Мәликов хәбәр итүенчә, Балыклы авылында халык файдалана торган кое төзекләндерелгән. Бу хезмәтнең чыгымнарын "Урал" хуҗалыгы күтәрсә, төзекләндерү эшләрен Чуллы авылының коечылар бригадасы башкарган. Балыклыга бердәнбер булган әлеге кое авылда су проблемасын булдырмауда булышлык итә икән. фото: http://proremontinfo.ru/?cat=3
    • 17 июль 2013 - 04:16
      Мәчкәрә мәктәбенә капиталь ремонт өчен 14 миллион сумга якын акча бүленгән
      Быел Туембаш, Мәчкәрә, Поч.Кучук, Нырты урта мәктәпләре яңа уку елында балаларны тәзекләндерелгән, яшәргән хәлдә кабул итәчәк. Поч.Кучук, Ныртыда төзелеш эшләрен Вадим Әхәтов җитәкләгән "Стройком Плюс" оешмасы башкарса, Туембаш, Мәчкәрәдә бу җаваплы эш Расих Шакиров җитәкчелегендәге "Промкомбинат" җәмгыятенә йөкләнгән. "Безгә эсселек комачауламый" Наумир Сәмигуллин исемен йөртүче Мәчкәрә мәктәбе кырмыска оясыдай кайнап...
    Реклама