6 июль 2013 яңалыклары
-
Райондашларыбызга мактаулы исемнәр бирелде
Күпьеллык намуслы хезмәтләре, җитештерү технологиясен камилләштерүдәге һәм эшләп чыгарылучы продукциянең сыйфатын күтәрүдәге казанышлары өчен "Кукмара киез-итек комбинаты" ачык акционерлык җәмгыятенең производство мөдире Әхмәтшина Людмила Викторовнага, баш инженеры Дәүләтшин Марсель Мансур улына, генераль директорның финанслау буенча урынбасары Вәлиева Минзилә Шамил кызына "Татарстан Республикасының атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде....
-
Менингит йоктырмас өчен гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк
Россиянең кайбер төбәкләрендә хәтәр чир - энтеровируслы менингитның таралуы турындагы хәбәрләрне ишетеп торабыз. Иң аянычы - балаларның гомерләре өзелү очраклары да бар. Җәйге һәм көзге чорга хас бу афәт республикабызга килмәсә дә, саклану чараларын күрү мәслихәт. Чараларның иң җиңеле һәм гадие - кулларны юып, чиста йөртү, диләр табиблар. Тәфсиллерәк аңлатмалар...