Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 2 июль 2013 яңалыклары

    • 2 июль 2013 - 12:30
      Купкада яшәүче Банат апага 90 яшь тулды
      Ризванова Банат Сабирҗан кызына - 90 яшь. Ул Купка авылында туып-үскән, гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Бүген ул төпчек улы, килене һәм оныклары тәрбиясендә, туган авылында яши. фото: http://halkalisunucu.com
      388
      0
      0
    • 2 июль 2013 - 10:52
      Кукмара көрәшчеләре Барда Сабан туеннан җиңеп кайтты
      Күптән түгел Пермь өлкәсе Барда авылында узган дүртенче Бөтенроссия Сабан туенда Кукмарадан да делегация барып кайтты. Анда районыбыздан катнашкан көрәшчеләр арасында призлы урыннар яулаучылар да бар. Төрле үлчәү авырлыгында яшьләр арасында Ренат Дәүләтшин, Фирдүс Гаязов - беренче, Нәфис Галиев, Дмитрий Иванов - өченче урыннарга лаек булганнар. фото: http://tatar-duslyk.ru/category/zhizn-tatar/tatary-v-regione/
      357
      0
      0
    • 2 июль 2013 - 09:44
      Зур Кукмарада быел 20 бала туган
      Зур Кукмара авылында ел башыннан 20 сабый тууы һәм 17 кеше вафат булуы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, быел үлүчеләр саны кимегән. 2012 елның 1 июленә 26 кеше бакыйлыкка күчкән булса, 18 кеше дөньяга килгән булган. фото: http://www.zastavki.com
      389
      0
      0
    • 2 июль 2013 - 07:10
      Район халкы спорт журналистлары көнен билгеләп уза
      Бүген, 2 июль - Халыкара спорт журналистлары көне буларак билгеләнеп үтелә. Моннан 89 ел элек Парижда спорт буенча эшләүче пресса ассоциациясе оешкан була. Әлеге датаны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрүне дә алар уйлап таба. Бүген дөньяда спорт темасын яктыртып баручы өч йөз меңләп матбугат чарасы исәпләнә. фото: http://www.goll.ru
      334
      0
      0
    • 2 июль 2013 - 06:07
      Кукмараның күмәк хуҗалыкларында 10 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән
      Күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 мең тоннадан артык печән, 12 мең тонна сенаж тупланган. 218 мең пар яфраказык, 10 тонна ярым дару үләннәре җыелган. Бу эшкә барлык оешма, предприятияләр дә үз өлешләрен кертә. Вахитов исемендәге, Урал, Восток, Агрохимсервис...
      384
      0
      0
    Реклама