27 июнь 2013 яңалыклары
-
Кукмарада яңгыр яуды
Кичә Дусай, Шепшеңәр авылларында яңгыр явып бер сөендерсә, көчле җил түбә калайларын, шиферларын кубарып аткан. Шөкер, кешеләргә ул-бу булмаган. Бүген кичке якта Кукмарада да яңгыр явып үтте. Һавалар сафлангач, сулыш алулары да шундый рәхәт! Азат Сабитов фото: http://wetfield.livejournal.com/498020.html
-
Төркәш Сабан туенда якташлар очрашты
Апам Вәсиләнең "Иртәгә авылда Сабан туе!" дигән хәбәре минем өчен караңгы төндә балкып кояш чыккан кебек булды. Бәйрәмнән бигрәк, авылыма кайтасым, авылымның газиз кешеләрен күреп сөйләшәсем килә иде минем. Әти-әни үлеп, авылдан киткәннән бирле, кайтсак та, зиратка гына кайтып, 1-2 туган-тумачаны күреп кенә килгәнлектән, авылым кешеләре бик сагындырган икән. Кайтам,...
-
Кукмара кызы “Удмурт чибәре” бәйгесендә беренчелекне алды
Балтач районының Чепья авылында республика күләмендә "Гырон Быдтон" бәйрәме үткәрелде. Анда Поч. Сутер авылыннан "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбле дә катнашты. Бәйрәмдә мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Ксения Костина "Удмурт чибәре" конкурсында I урынны яулады һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде. фото: http://www.an-tat.ru/natsionalnye-organizatsii/780/784/
-
Кукмарада "Кыр көне" дәвам итә
Кичә районыбызның Вахитов исемендәге һәм Восток хуҗалыклары базасында республика күләмендә "Кыр көне" үткәрелде. Шул уңайдан авыл хуҗалыгы техникалары җитештерүчеләрнең зур күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Россиядән 50гә якын дилер 200 төр техника алып килгән. Бу күргәзмә бүген дә үз эшен дәвам итә. Биредә игенчелектә һәм терлекчелектә кулланылучы заманча технологияләр, ресурссаклагыч куәтле...
-
Кукмара районында “Чыгарылыш кичәсе”ндә 33 укучыга алтын медаль тапшырылды (+фото)
Бу уку елында районыбыз мәктәпләрен 494 укучы тәмамлады. Шуларның 33е - алтын, 15е көмеш медаль ияләре. Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узган "Чыгарылыш кичәсе" тантанасында укучыларны, аларның әти-әниләре, мөгаллимнәрне, кунакларны район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина котлады, алдынгыларга медальләр тапшырды. Бәйрәм тәбрикләүләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Алтын медаль ияләре Күппрофильле лицей:...
-
Район мәшгульлек үзәге белгеченә министрлыкның Мактау грамотасы бирелде
Халыкны эш белән тәэмин итүдә нәтиҗәле эшләве һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен Кукмарадагы халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Әхмәтьярова Фәридә Газимҗан кызы Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Поч.Кучукта мәктәп төзекләндерелә
Поч. Кукчук мәктәбендә әле яз көннәрендә башланган капиталь төзекләндерү эшләре тулы көчкә дәвам итә. Хәзерге вакытка мәктәп бинасының түбәсе ябыла, тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырыла. Төзекләндерү эшләре август ахырына төгәлләнер дип көтелә. фото: http://bryansk.narodpravda.ru/node/44207?page=75