Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 19 июнь 2013 яңалыклары

    • 19 июнь 2013 - 12:21
      Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
      21 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара нотариаль конторасы нотариуслары, Кукмара районы прокурорлары һәм адвокатлар тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү өчен Бердәм көн үткәреләчәк. Адресыбыз: Кукмара, Ленин урамы, 15 йорт, район Советы бинасы, 1 кат, "Бердәм Россия" партиясенен җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе. Нотариус Вәлиев Рафил...
      409
      0
      0
    • 19 июнь 2013 - 11:19
      Кукмарада корткыч күбәләкләр быел да оча
      Узган ел җимеш агачларына, чәчәкләргә болыт булып ябырылып, халыкның котын алган корткыч күбәләкләр быел да күренгәли. Әлегә зыян салганнары юк, әмма дөнья хәлен дә белеп булмый. Шомырт агачларын корт баса башлаган инде. Кукмаралылар арасында моны күбәләк личинкаларының "эше" түгелме икән, дип уйлаучылар бар. Хәер, ахыргы сүзне белгечләр әйтер... Г.МИННЕХАНОВА. Автор...
      140
      0
      0
    • 19 июнь 2013 - 09:14
      Кан биргәндә инфекцияләр йокмый
      Донор каны авыруны рәхимсез үлем тырнагыннан алып калып, җан өрү көченә ия. Уйлап карасаң, шаккатмалы: көн саен бер миллион ярым русиялеләргә кан салына икән! Бу могҗизалы сыекчадан тормыш өчен мөһим дарулар да ясалганы да билгеле. Донорлар сафына кушылырга теләүчеләргә киңәшләр бирүен үтенеп, без үзәк район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рашат...
      154
      0
      0
    • 19 июнь 2013 - 06:47
      Кукмараның “Тукай” агрофирмасында инде 230 тонна печән җыелган
      Авыл кешесенең җәе бакчада чүп утап, терлегенә печән хәзерләп үтә. Йорт яны җир кишәрлегендә күпьеллык үлән үстерүчеләр дә бу көннәрдә аны чабу, киптерү белән мәшгуль. Күмәк хуҗалыкларда да шушы эшнең кызган чагы. "Тукай" агрофирмасының Кәркәүч янындагы басуына килеп, машинадан төшүгә, кипшерә башлаган үлән исе борынга бәрелде. -Печәннең сыйфаты да менә...
      205
      0
      0
    • 19 июнь 2013 - 06:14
      Кукмарада кыя сыман ташлар бар
      Карыйк әле, кайда китереп ташлаганнар безне? Абау, йорт төзергә җыеналар икән биредә. Шушы мескен вак-төяк ташлар белән бергә нигезгә салмакчылар микәнни мине? Нинди түбәнлек! Мине... җирдә меңнәрчә еллар яшәгән мәгърур кыяташны? Һәйкәл булып торырлык бит мин. Хуҗам, бәлки, бакчасын бизәр минем белән? Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотолары
      198
      0
      0
    • 19 июнь 2013 - 05:50
      Физика һәм инглиз теленнән БДИда икеле алучылар юк
      Районыбызның 128 егет-кызы - физикадан, ә 10 бала инглиз теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган иде. Нәтиҗәләр билгеле. Шунысы сөенечле: тиешле бусаганы (порог) уза алмаучылар юк. Физикадан иң күп - 92 баллны Кукмара 4нче урта мктәбенең чыгарылыш укучысы алган. Олыяз укучысы исә инглиз теленнән 98 балл туплаган. фото: http://www.usurt.ru
      167
      0
      0
    • 19 июнь 2013 - 04:29
      Кукмараның бала тудыру йортында эшләүче Лилия ханым 69 сабыйның кендек әбисе
      Дөньяга җан яралганда хатын-кызларга ярдәм итүчеләрне безнең халык элек-электән матур итеп "кендек әбисе" дип атап йөртә. Әмма утыз биш елга якын Кукмарадагы бала тудыру йортында кендек әбисе буларак күпме сабыйга җан "өргән" һәм үзе дә өч тапкыр дәү әни булган Лилия апа Кәримовага әби сүзен һич кенә дә кулланасы килми...
      183
      0
      0
    Реклама