Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 10 июнь 2013 яңалыклары

    • 10 июнь 2013 - 11:03
      Кукмарада "Иман кичәсе" узды
      6 июньдә район Мәдәният йортында "Мөселманнар җыены" кысаларында "Иман кичәсе" үткәрелде. Биредә район имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Кукмара мәдрәсәсе директоры Ришат хәзрәт Курмашин, Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре Нияз хәзрәт Сабиров, Руслар хәзрәт Фәрхетдинов һәм танылган дини җырлар, мөнәҗәтләр башкаручысы Ильяс Халиков, районның төрле авылларыннан дин әһелләре катнашты.
      152
      0
      0
    • 10 июнь 2013 - 08:49
      Бүген Шәгъбан ае башлана
      Шәгъбан - ай календаре буенча сигезенчесе, мөселманнар өчен мөбарәк булган өч айның берсе. Ул рәҗәп аеннан соң килеп, изге Рамазан аена якынлашуны кисәтә һәм аңа рухи яктан безне әзерли. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) бу мөбарәк айны аеруча кадерләгән. Пәйгамбәребез (сгв) шәгъбан турында: "Рәҗәб аеның башка айлардан өстенлеге - башка кешеләр сөйләменнән...
      326
      0
      0
    • 10 июнь 2013 - 07:31
      Туембашта плотина ремонтлана, тиздән стоянка булачак
      Туембаш авылы плотинасына быел 1 миллион 115 мең сумлык капиталь ремонт ясалачак. Плотина ике метр биеклеккә күтәртелеп, пожарный гидрант куелачак, су коену өчен балаларга урын әзерләнәчәк. Бу эшләрне Сабаның "Мелиорация" ПМКсы башкара. Шулай ук биредә мәчетнең сәдака акчасына мәчет каршында җир участогы сатып алынды. Ул мәчет һәм мәдрәсәгә машинада килүчеләр...
      156
      0
      0
    • 10 июнь 2013 - 06:41
      Киез итек комбинатында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 19 мең сумга җиткән
      Болгавыр елларда да исән калып, хәзерге вакытта Россиядә үз өлкәсендә иң эре предприятие булып әверелгән Кукмара киез итек-киез комбинаты былтыр бер миллион пар киез итек бастырып, кулланучыларга озатты. Үткән елдагыдан берникадәр чигенеш булса да, комбинат продукциясенең ассортименты ишәеп тора. Киездән эшләнгән, каюлап чигелгән, төрлечә астарлаган, шнурлы һәм ябышкак тасмалы аяк...
      200
      0
      0
    • 10 июнь 2013 - 06:38
      Янилдә сыйныфташлар очрашачак
      Бүген Янил авылының "Туган як" кафесында Янил урта мәктәбен 1988 елда тәмамлаучыларның сыйныфташлар очрашуы була. 25 еллык әлеге "юбилей"га "Туган як" кафесы хуҗабикәсе, бу чарада үзе дә катнашучы Минзилә Фәхретдинова махсус дискотека оештыручыларны чакырткан. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      172
      0
      0
    • 10 июнь 2013 - 05:27
      Кукмарада тагын өч яңа фильм төшерәчәкләр
      Якташыбыз Заһид Мәхмүди май аенда төшерә башлаган "Ахырзаман" фильмы съемкалары тәмамланып, аны монтажлауга керештеләр. Хәзер исә "Мунча" дигән яңа фильм төшерелә башлады. "Мәхмүдфильм" киностудиясе быел тагын ике фильм өстендә эшлиячәк: "Тәмгуъ чәчәге" һәм "Чияләнгән төен".
      162
      0
      0
    • 10 июнь 2013 - 04:26
      "Универсиада-2013" утын күрми калмагыз
      Кичә Универсада-2013 уты безгә күрше республикага - Йошкар-Олага килеп җитте. Аны башшәһәр буйлап 28 факелчы йөртеп чыккан. Тагын берничә шәһәрдән соң Универсиада-2013 уты Татарстанга да килеп җитәчәк. Ул 43 муниципаль район буйлап "сәяхәт" иткәннән соң, 6 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ачылу тантанасында "катнашачак"... фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      138
      0
      0
    Реклама