Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 28 май 2013 яңалыклары

    • 28 май 2013 - 12:17
      Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз
      "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына язылу төгәлләнергә нәкъ бер ай вакыт калды. Киләсе ярты елда да район хәлләреннән хәбәрдар булыйм дисәгез, газетага подпискагызны озынайтырга онытмагыз! Ярты елга язылу хакы - 300 сум. Подписка авыллардагы барлык элемтә бүлекләрендә, Кукмара почтамтында, тимер юл вокзалы янындагы почта бүлегендә, хат ташучылар аша алына. Газетага...
      291
      0
      0
    • 28 май 2013 - 11:58
      Кукмарада имамнар җыелышы узды
      Кукмара үзәк мәчетендә район имамнарының чираттагы киңәшмәсе узды. Биредә район мәчетләренең имамнары,мәдрәсә мөгаллимнәре һәм Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Киңәшмә вакытында барлык имамнарга мөфти тарафыннан имзаланган, имам булып эшләргә рөхсәт бирүче шәхадәтнамәләр тапшырылды.
      337
      0
      0
    • 28 май 2013 - 10:06
      Кукмаралылар “Имин тәгәрмәч”тә җиңү яуладылар
      Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары Яр Чаллы шәһәрендә узган "Имин тәгәрмәч - 2013" республика бәйгесендә шәхси беренчелектә призлы урыннар алып кайттылар. -Балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, аларның юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле белем һәм күнекмәләрен ныгыту максатында оештырылган чарада укучылар өч көн дәвамында "Юл хәрәкәте кагыйдәләрен...
      419
      0
      0
    • 28 май 2013 - 08:48
      Китап сөючеләрне котлыйбыз
      Гомумроссия күләмендә китапханәләр көне узды. Шул уңайдан районыбыздагы барлык китапханәчеләрне, биредә эшләп чыккан хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Элек-электән китапханәчеләр иҗтимагый, сәяси һәм мәдәни чараларны оештыру һәм үткәрүдә башлап йөрүчеләр, халыкта матур әдәбиятка, сәнгатькә сөю тәрбияләүчеләр булганнар. Бүген дә алар халыкны китап дөньясына алып керүчеләр, күңелләрдә иҗат дәрте уятучылар...
      444
      0
      0
    • 28 май 2013 - 07:12
      Кукмара көрәшчеләре Россия беренчелегенә юллама алды
      Түбән Камада билбау көрәше буенча 1996-1997 елгы үсмерләр арасында Татарстан беренчелеге ярышлары үтте. Анда "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Илназ Закиров - 2нче, Ленар Мортазин 3нче урыннарны яулап, Россия беренчелеге ярышларында катнашырга юллама алдылар. Спортчыларга һәм тренер Марс Бәдретдиновка уңышлар телибез.
      288
      0
      0
    Реклама