Җирле органнарда хәрби идарәләр оешуга 95 ел тулды
Бәйрәм уңаеннан район хәрби комиссариатында эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә "Хәрби комиссариат - 95 ел" дигән медаль тапшырылды.
Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, районда хәрби комиссариат 1938 елда оеша. Сугышка кадәр комиссариатта 12 кеше, нигездә ирекле ялланган гражданнар хезмәт куя. Ул чорда транспорт вазыйфасын ике ат башкара - берсе хуҗалык кирәк-яракларына, икенчесе исә...