Көннәр язга авышуга Кукмара аграр көллиятендә белем алучылар күмәк хуҗалыкларга, оешма-предприятиеләргә практикага таралалар. Чыгарылыш курсының тракторчы-машинист белгечлеге буенча белем алучы 49 студент 15 апрельдән Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" күмәк хуҗалыкларында, "Дружба", "Бөр", "Әсәнбаш", "Тукай" агрофирмаларында язгы кыр эшләрендә катнашачак. Майның 25енә кадәр булган практикадан соң аларны чыгарылыш имтиханнары көтә. Ә...