Бүген поселокның 1нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2013" республика бәйгесенең район этабы узды. Район мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче-икенче этапларында 18 кеше катнашкан, финалга исә 10 тәрбияче узды.
-Быелгы бәйге Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Конкурста...