Картлыгымны әти-әни йортында каршылармын
-Иртә өйләнгәнмен мин. Армиядән яңа гына кайткан, кызлар белән юньләп очрашмаган, тормышны белеп бетермәгән малай гына идем бит ул чакта. Хатыным буласы кыз белән әти-әнием таныштырды. Парлашып ял йортында саулыкларын ныгытып кайтканнар иде алар. Шунда шәфкать туташы булып эшләүче кызны ошатканнар. Шулкадәр әйбәт, ачык йөзле, андыйлар сирәк очрый, янәсе. Вазыйфалары...