Егетләр бәйрәм ясады
Олыяз авылы мәдәният йортында "Егетләр бәйрәмгә чакыра" дигән театральләштерелгән тамаша узды. Бәйрәм җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Концерт өчен программаны Райнур Закиров әзерләде, тамашаны исә җырчы, нәфис сүз остасы Марат Мөхәммәтшин алып барды. Авыл халкы бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.