Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 март 2013 яңалыклары

    • 1 март 2013 - 10:13
      Балалар спектакль куя
      Районда иң яхшы балалар театры коллективын ачыклау максатында, театр фестивале игълан ителгән иде. Күкшел авылы зонасында Зур Сәрдек, Лельвиж, Туембаш, Мәмәшир, Мәчкәрә балалар театр коллективлары, Янил авылы зонасында Ядегәр урта мәктәбенең кечкенәләр һәм өлкәннәр театр коллективлары, Әсән-Елга авылы зонасында Түбән Өскебаш, Югары Өшен балалары чыгыш ясады.
    • 1 март 2013 - 09:46
      Җырлап ачыла күңел
      Авыл җирлекләрендә "Җырлап ачыла күңел" район фестивале дәвам итә. Фестиваль кысаларында 26 февральдә - Әсән Елгада, 27 февральдә - Манзараста, 28 февральдә Мәмәширдә бәйрәм тамашалары узды. Программада җыр-бию, нәфис сүз, гармунчылар чыгышы бар иде. Концертлар тулы залларда үтте. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.
    • 1 март 2013 - 09:44
      Дзюдочы егетебез - өченче урында
      Казанда УФСИН җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе призына 1999-2001 елда яшүсмерләр арасында дзюдо буенча традицион турнир үткәрелде. Анда Россиянең төрле регионнарыннан 500дән артык спортчы катнашты. Тренер-укытучысы Марс Бәдретдинов шәкерте Ленар Шәйфетдинов 38 килограмм үлчәү авырлыгында III урынны яулады.
    • 1 март 2013 - 09:42
      Арчадан җиңү яулап
      Арчада укучыларның IX Спартакиадасының зона ярышлары узды. Анда "Зилант" спортмәктәбендә тренерлар Айрат Вахитов, Фаил Хәмзин кул астында шөгыльләнүче 14-15 яшьлек кызлар командасы волейбол буенча - 1урынны, 13-14 яшьлек егетләр командасы 3 урынны алып кайтты.
    Реклама