Декабрьнең салкын көннәре. Алдагы көнге буран да Кәүсәрия әбинең кәефен җибәргән кебек иде. Әллә нишләп йөрәге сулкылдап-сулкылдап тибә, зиһеннәре чуалып ала. Килене белән улының ишегалдында кар түккәннәрен карап торгач, сөенеп куйды: "Кара, ничек янып-пешеп, чөкердәшә-чөкердәшә, эшнең тәмен белеп эшлиләр!"
Шулвакыт капкадан җиңел адымлы, какча гәүдәле Мәрьям әбинең керүен күреп, тизрәк...