Эшче кулларга кытлык кичергән авыл хуҗалыгында хәзер бер үк кешенең берничә техника иярләве, төрле тармакларда эшләве сирәк күренеш түгел. Язын тракторга утырып, җир эшкәрткән, чәчкән, игеннәрне тәрбияләп үстергән, аннан комбайнга утырып, ашлыкны урып-җыюда катнашкан, кышкы айларда фермада яки машина-трактор паркында хезмәт куйган мондый кадрлар күмәк хуҗалыкларның төп терәге булып санала.