Соңгы елларда Кукмара поселогында су проблемасы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
-Иртә белән йокыдан торуга, бит юарга су юк, - дип шалтырата Королев урамында яшәүче Фәнил исемле танышым. - Бездә генә түгел, 1нче, 5нче, 7нче йортларда да шул ук хәл. Бер быел гына түгел бит инде, җиде ел бу...