29 май 2012 яңалыклары
-
Соңгы кыңгырау
Районыбыз мәктәпләрендә 449 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Алда аларны бердәм дәүләт имтиханнары һәм мөстәкыйль тормыш юлы көтә. Уңышлар һәм бәхет сезгә, егетләр һәм кызлар! Фотохәбәрчебез Фаил Зәйнуллинның әлеге рәсемендә - Кукмара 3нче урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәменең бер мизгеле. Бу көнне үзләренә белем, тәрбия биргән, әдәп-әхлак...
-
Шатлыкны уртаклашып
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү турындагы Федераль программа кысаларында Югары Өскебашта Наһар апа Әхмәтовага йорт төзелү турында күптән түгел газетабызда язма бирелгән иде. Вак-төяк төзү эшләренә кадәр төгәлләнеп, газ, су, канализация үткәрелгән яңа өй узган атнада тантаналы төстә хуҗасына тапшырылды.
-
Гаилә фермасы булыр
Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада беренче өчлек исәбендә бара. Дәүләткә сатылган сөтнең 39 проценты шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә. Күпләп терлек, кош-корт асраучы, умартачылык белән шөгыльләнүче гаиләләрнең саны инде 20дән артып китә. Моннан тыш, авыл җирлекләрендә тагын дистәгә якын гаилә фермалары төзелеп килә.
-
Осталыкның чиге юк
Үткән атнада "Яңа тормыш" агрофирмасының Тат.Тулба фермасында район күләмендә савымчылар ярышы үткәрелде. Бәйгегә үз хуҗалыкларында беренче урынны яулаган савым осталары җыелган иде.