Зур Кукмара диюгә, олпат гәүдәле, һәрчак елмаеп торучы Мулланур Хәләпов күз алдына килә. Егерме еллап ХХI партсъезд исемендәге колхозның Зур Кукмара авылында бригадир булып эшләде ул. 1932 елның 10 апрелендә туган егет, 16 яшендә киез итек фабрикасы мәктәбендә укып, итек түши башлый.
Совет армиясенә алынгач радиотелеграфист булып Грузия, Әзербайҗанда хезмәт...